Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Атлаучы автобус”

Тәтеш районында балаларның юл-транспорт җәрәхәтләнүен профилактикалауга юнәлтелгән чаралар уза.

(Тәтеш, 21 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Динә Мансурова). Районның дәүләт автоинспекциясе хез­мәткәрләре профилактик операцияләр үткәрә, балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын, шулай ук сабыйларны балалар утыргычы җайланмасыннан башка йөртүләрен һәм иминлек каешларына әһәмият бирмәүчеләрне кисәтү өчен белем бирү учреждениеләре яннарында кизү тора.

Полицейскийлар шулай ук “Атлаучы автобус” дигән җәяүле экскурсияләре уздыра, балаларга үзләрен имин тоту белемен теориядә һәм гамәлдә ныгытырга, юлларда теләсә нинди хәлдә дөрес юнәлеш алырга ярдәм итеп, балаларга юлны үтеп йөрү өлешендә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында ­сөйлиләр. Юл инспекторлары очрашу барышында балаларның игътибарын тәүлекнең караңгы вакытында якындагы машина юлы янәшәсеннән барганда яктылык кайтаргыч әйберләргә игътибар итәргә юнәлдерә. 

Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында бәйгеләр һәм викториналар үткәрелә. 

Районның дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да чиктән тыш игътибарлы һәм сак ­булырга өнди. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев