Әтрәч укулары тарих сабакларын күңелгә сеңдерә
Әтрәч авылының Шәфкать Шәриф калкулыгында “XVII Әтрәч укулары” булып узды.
(Тәтеш, 11 июнь, “Тәтеш таңнары”).
Гадәттәгечә ул урта гасырлардан калган борынгы зират янында оештырыла. Тарихи урында үтүче чарада район хакимияте, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы, Казаннан, Ульяновскидан, төрле төбәкләрдән килгән вәкилләр, дин әһелләре, шулай ук җирлек халкы һәм төрле төбәкләрдән кайтучылар, тирә-күрше авыллардан җыелган кешеләр катнашты.
Әтрәч укулары җылы эчтәлектәге сәламләү сүзләреннән башланып китте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Гасимов җыелучыларны район башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән күркәм бәйрәм белән котлап, болай диде:
– Ел саен үткәрелә торган “Әтрәч укулары” авыл халкы өчен генә түгел, республика дәрәҗәсендә дә күркәм күренеш. Гасырлар буена сакланып килгән мәдәни мирасыбыз ислам дине белән тыгыз бәйләнештә яши. Кылган догалар борынгы бабаларыбыз рухына барып ирешсен. Әтрәч укулары халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау, үстерү һәм киләчәк буынга тапшыру өчен үтемле чара.
Бәйрәмне дәвам итеп, төбәк казые, районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Апас районыннан Гыйльфан хәзрәт Гыймадиев изге догалар ирештереп, күңелләрне пакьләделәр. ТР Диния нәзарәте мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин күңелләргә үтеп керерлек вәгазь сөйләп, гыйбрәтле мисаллар китерде.
Шуннан соң кунаклар борынгы кабер ташларын карап, Әтрәч укуларын оештыручы, “Шонгат” фонды директоры Мөнир абый Вәлиевнең тарихи мәгълүматларын кызыксынып тыңладылар.
– Борынгы заманнарда биредәге Мең өйле Шонгат авылында Шәһри Болгар өчен акча суга торган булганнар. Сәүдәгәрләр һәм мосафирлар мондагы юлдан Болгардагы Ага-Базар сәүдә үзәгенә сәфәр кылганнар. Кабер ташларында 1244 елдан калган язмалар укыла, – диде әңгәмә барышында Мөнир Бәдертдин улы.
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Тәтеш районының якташлык җәмгыяте рәисе Харис Камалиев, “Нур” агрофирмасы җитәкчесе, бәйрәмнең иганәчесе Радик Нургалиев Тәтеш районы халкына гореф-гадәтләрне саклаган өчен ихлас рәхмәтләрен җиткереп, Әтрәч җирлегендә йолаларның дәвамлы булуы сөендерә, бу киләчәк буын өчен матур үрнәк, дип билгеләп үттеләр.
Әтрәч укулары “Изгеләр чишмәсе” янында дәвам итте. Анда һәркемне ипи-тоз, күңелле җырлар һәм шигъри сәламләүләр белән каршы алдылар.
Биредә Әтрәч укуларының тарихын чагылдырган стенд эшләнгән, янында гына кечкенә музей да бар. Анда татар халкының борынгы тормыш-көнкүрешен карап хозурланырга мөмкин булды. Калкулыкка ясалган сәхнә түрендә бәйрәм кунаклары да, җирлектә яшәүчеләр дә матур теләкләр белдерелгән һәм шул ук вакытта уйландырырлык хәлләр хакында бәян итеп, күңел кичерешләре белән уртаклаштылар, тагын бер кат тарихны яңарттылар. Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев моңлы тавышы белән бәйрәмгә ямь вә нур өстәде. Бәйрәм кысаларында иганәчеләрне, “Әтрәч укуларын” үткәрүдә ярдәм күрсәтүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Соңыннан һәркем кунакчыл әтрәчлеләр әзерләгән мул табын артында учакта пешкән корбан ашы, пылау һәм чишмәнең шифалы суыннан куелган самавыр чәе белән сыйланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев