Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җаваплылык белән эшлиләр

Тәтешнең ветеринария берләшмәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, районда 20,2 мең мал-туар асрала, шулай ук этләр һәм мәчеләр дә ветеринарлар күзәтчелеге астында.

(Тәтеш, 13 ноябрь, "Тәтеш таңнары", Лина Тихонова , автор фотосы).  Ветеринария службасының 30 хез­мәт­кәре терлекләргә күзәтчелек итә, шуның 20се – дәүләт ветеринария службасы хезмәткәре, калганнары – авыл хуҗалыгы предприятие­ләренең ветеринария табибы. 

“Без үзара тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез, агымдагы бурычларны һәм килеп туган проблемаларны тикшерү өчен һәр айда очрашабыз, үзебезнең эшебезгә төзәтмәләр кертәбез, – ди Тәтешнең ветеринария берләшмәсе начальнигы ­Рәмис ­Гарипов (рәсемдә). – Район башлыгы Рәмис Хатыйп улы якындагы елларда терлекләрнең баш санын арттыру бурычын куйды. Яңа кадрлар кирәк, әлбәттә, әлеге юнәлештә эшләр дә алып барыла”. 

Районның ветеринария службасы хезмәткәрләре эпизоотикка кар­шы чаралар планы нигезендә эш­лиләр: барлык хайваннарга себер түләмәсеннән елга ике тапкыр прививка ясыйлар, планга шулай ук котырудан һәм төерле дерматиттан прививка ясау кертелгән. “Елга ике тапкыр барлык маллар туберкулез һәм  лейкозга тикшерелә. Хәзерге вакытта барлык маллар, шулай ук этләр һәм мәчеләр, котыру чиреннән прививкалана, өстәвенә, бушлай. Ветеринария берләшмәсе белгечләре кешеләрне һәм йорт хайваннарын куркыныч чирләрдән саклап калу өчен ­районның барлык 63 торак пунктында булыр­га һәм һәрбер йорт хуҗалыгына керергә тиеш, – дип уртаклаша Рәмис ­Әхмәт улы. – Моннан тыш 27 биотермик чокыр һәм 19 үләт базының торышын даими күзәтеп тору зарур”.

Таможня берлеге регламенты нигезендә, малларны чалу бары тик махсус чалу җайланмалары белән җиһазландырылган пунктларда гына башкарылырга тиеш, ул безнең районда да бар. “Һәрбер ветеринария табибы үз участогын контрольдә тота. Ул һәрбер мал-туар нинди прививкалар алганын белә. Терлекне прививка ясалу турындагы белешмәдән башка чалу мәйданчыгына кабул итмиләр. Безнең хезмәткәрләр Казанда аккредитация узды һәм чалу мәйданчыгыннан ит куллану куркынычсыз булуына хәзер белешмә бирергә хокуклы, – дип аңлата Рәмис Гарипов. – Тагын бер файдалы яңалык – ветеринария берләшмәсендә 2016 елдан барлык документ әйләнеше электрон төрдә алып барылыр­га тиеш. Мәсәлән, ветеринардан продукциянең куркынычсызлыгы турындагы белешмә ит алучыга электрон адрес аша юлланырга тиеш”. 

Таможня берлеге регламенты буенча, ветеринария хезмәткәрләре айга кимендә өч тапкыр сөт продуктларын карарга тиеш, мәсәлән, антибиотиклар бармы икәнлегенә. “Без сөтне кайда җитештерелгәнен яисә сатылганын һәр җирдә тикшерәбез. Моның өчен безнең кирәкле җайланмалар һәм штатлар белән комплектланган лаборатория бар, – дип раслый районның баш ветеринары. – Ветеринария табиблары контрольдәге барлык малларны, әйтергә кирәк, “йөзләреннән” үк таныйлар, ә менә читтән кертелгән терлекләр куркыныч тудырыр­га мөмкин, шуңа күрә Баш ветеринария идарәсе рөхсәтеннән башка республика чикләреннән ары терлекләр ташу тыела”. 

Рәмис Гарипов ветеринария хезмәтенең төп бурычы районның эпизоо­тик һәм ветеринария-санитария иминлеге булуын билгеләп үтте һәм әңгәмәбез азагында болай диде: ­“Куелган барлык бурычларны чишү эпидемиологик чаралар планында чагыла, ул 100 процентка үтәлергә тиеш, безнең ветеринария хезмәткәрләре моның өстендә зур җаваплылык белән шөгыльләнә дә инде”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев