Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бал кортларын кайгырту, яки Умартачыга ветпаспорт нигә кирәк

Бал кортлары кыш чыкканнан соң яңа сезонга тулысынча әзерләүгә мохтаҗ.

(Тәтеш, 29 март, «Тәтеш таңнары», Мәдинә Ибәтуллина). Умарталык хуҗаларының күпчелеге умарта ояларын чистартуга һәм нык булмаган ояларны төзәтүгә вакыт бүлеп биреп, умарта ояларын  кышлыктан чыгарды. 

“Беренче чиратта умарта гаиләләрен азык күләменең җитәрлек булуына, нозематоз йоктыруга тикшерергә кирәк. Һава температурасы 10 – 12 градус булгач, умарта корты гаиләләрен чиста ояларга күчереп, умарта ояларын чистартырга мөмкин”, – дип киңәш итә Тәтеш районының умартачылык буенча дәүләт инспекторы Владимир Егоров, умарталыкларда бал кортлары гаиләләрен имин урнаштыру таләпләрен искә төшереп:

Умарталык сәламәтлек сак­лау, мәдәният, мәгариф, балалар учреждениеләре, башка җәмәгать урыннарыннан кимендә 100 метрда ­урнаштырыла. 

Бал кортлары белән ояларны әлеге кишәрлек чикләреннән, яки аралыклар буенча чикләү­ләрсез, аларны күрше кишәрлек коймасы, куе куаклык яисә биеклеге 2 метрдан ким булмаган корылма белән бүлгән ­вакытта, кимендә 3 метр ераклыкта ­урнаштыралар.

Бал кортлары гаиләләре бе­лән эшләгән вакытта, балны сайлап алганда, бүлгечләр ясаганда, бал кортларын күчергәндә умарталыклардан кимендә 100 метр ераклыкта булган күршеләрне куркынычсызлык чаралары күрү турында кисәтергә кирәк.

Бал кортларын һава торышы шартларын исәпкә алып, көннең беренче яртысында карасаң яхшырак.

Исәп алып бару өчен, умарта ояларына сан сугылган ­булырга тиеш.

 Һәрбер умарталыкта аның хуҗасы, урнашу урыны, корт гаиләләренең исәбе, шулай ук нинди эшкәртү һәм дәвалау чаралары уздырылуы турындагы мәгълүмат язылган бердәм үрнәктәге паспорт булырга тиеш. 

Паспортлар нигезендә бал кортларын һәм умартачылык продуктларын  ташу, сатуга ветеринария документлары бирелә.
Умартачылыкның яңа үрнәк­тәге паспортын бирү һәм рәсмиләштерү барлык ветеринария-санитария таләпләрен үтәгән вакытта дәүләт ветеринария хезмәтләре тарафыннан тормышка ашырыла. Бүгенге көнгә алар нибары 54 кенә бирелгән. Әлеге мәсьәләне хәл итүдә Монастырский, Бессоново, Киртәле авыл җирлекләре умартачыларына актив булырга кирәк.

Паспортлар ярдәмендә умартачыларга кырларның инсектицидлар белән эшкәртелүен  җиткерергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте. 

Умарталыкларның барлык хуҗалары авыл җирлекләренең электрон-хуҗалыкчылык итү китабына кертелергә тиеш. 

Владимир Егоров мәгълү­матлары буенча, районда быел рапс чәчүне 2 тапкыр арттыру (4300 гектарга кадәр) ниятләнә, шуңа да, аның әйтүенчә, чәчүлекләрне эшкәртү бермә-бер артачак, моңа әзер булу ­зарур.  Узган елны җәен рапс чәчүлекләрен эшкәрткән вакытта бал кортларының  агулану очраклары булды, шуңа күрә умартачыларга бал кортларының үлүен булдырмас өчен, авыл җирлекләре башлык­лары, хуҗалык агрономнары белән элемтәдә булырга тырышырга кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев