Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балачак матур булсын өчен Тәтеш районында кечкенә гражданнар өчен күп нәрсәләр эшләнә

Социаль-әһәмияттәге объектларның яңа күренеше һәм төзелеше – моңа ачык дәлил.

Үткән елны Тәтештәге 1нче урта мәктәпкә капиталь ремонт ясалды. Бер гасырлык тарихы булган әлеге уку йорты ике катлы бинада егерме елдан артык урнашкан. Яшь шәһәрлеләрнең төп өлеше шушы мәктәпкә йөри, шуңа күрә капиталь ремонт турындагы мәсьәлә республика дәрәҗәсендә хәл ителде. Кыска вакыт эчендә ул танымаслык булып үзгәрде. Мәктәпне тышлау өчен биш төстәге керамик мәрмәр файдаланылды, тәрәзәләр һәм ишекләр тулысынча алыштырылды. 2017 елның сентябрендә инде, тантаналы линейкага килгәч, балалар кайгыртучан өлкәннәрнең үзләре өчен ниләр эшләгәнлеген бәяли алдылар. Мәктәп суык­ларны уңышлы үткәреп җибәрде, сыйныф бүлмәләре җылынды, аның түбәсе яңгырлы көзне бер­нинди мәшәкатьләрсез кичерде. 
Тәтештәге 1нче урта мәктәп директоры Илдар Фәткуллов әйтүенчә,  “Вектор” ҖЧҖ белгечләре агымдагы елның гыйнварында бинаның эчке бизәү эшләрен башкаруга алынганнар, ул яңа уку елы башланыр алдыннан төгәлләнер дип планлаштырыла. 

“Акчарлак” балалар сә­ла­мәтләндерү лагерендәге ашханә төзелеше төгәллә­нү алдында, аны файдалануга тапшыру 2018 елның июнь башларына ниятләнә. 

“Акчарлак” лагере  җитәкчелеге әйтүенчә, хәзерге вакытта территорияләрне төзекләндерү бара, анда районның мәгариф учреждениеләре вәкилләре актив катнаша. Моның белән беррәттән 40 урынга исәпләнгән йокы корпусын төзү алып барыла. Берникадәр эшләр инде тәмамланган. 

Тагын бер объект – балаларга өстәмә белем бирү үзәге бинасы, хәзер анда капиталь ремонт бара, яшь тәтешлеләр өчен үз ишек­ләрен агымдагы елның сентябрендә ачарга ниятли. “Вектор” ҖЧҖ җитәкчесе Рамил Гафуров хәбәр иткәнчә, түбә ябу эшләре тулысынча тәмамланган, бинаны тышлау, тәрәзә блок­лары урнаштыру, электр һәм эчке бизәү эш­ләре  бара.

Балачак – әкияти һәм самими вакыт. Аңардан да бәхетлерәк ни бар тагын? Еллар уза, әмма сабыйларның һәркайсы үсеп җитеп, шул чакларның хатирәсен гомерлеккә күңелендә сак­лый. Ә аның нинди булачагы күпчелек өлкәннәргә бәйле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев