Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар – ата-аналарның яшәү мәгънәсе

Безнең “Тәтеш таңнары” сайтында узган “Бәхетле бала” бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

 

Анда 14 фотоэш катнашты. Алена Кулумбегова җибәргән “Шат күңелле кызлар” сурәте (406 тавыш) белән Ләйсән Гатауллинаның фотосы (402 тавыш), анда аның бертуганының улы төшерелгән, барысыннан да күбрәк тавыш җыйды.

 

Алена Кулумбегова:

– Фотода минем кызым Виктория (сулда), аның янында – дус­ты Ангелина Нестерова. Кызым ­
2 нче мәктәптә икенче сыйныфта укый. Ул көрәш секциясенә йөрергә ярата, ул спорт сөюче кыз. Әле тагын рәсем ясау белән мавыга, кайчакларда абыйсы белән бергә шахмат мәктәбенә дә бара. Без бөтен гаиләбез белән ял итәргә Иделгә төшәбез, Виктория йөзәргә ярата. Спортка мондый тартылуы аңа миннән күчкәндер, мөгаен, ләкин безнең балачакта мондый мөмкинлекләр юк иде. Мин мәктәптә чаңгыда, тимераякта шудым.      

Кызыма уку ошый, ул инглиз теле һәм әдәбияты белән шөгыльләнә, моңарда аңа аларның укытучысы Гүзәл Назыйловна Саматова ярдәм итә. Кызымның укырга яратуына, китапханәгә йөрүенә мин шат, китап кешенең гомерлек юлдашы булырга тиешлегенә мин ышанам. Әле тагын Виктория – кул эшләренә оста, сәйләннән ул төрле беләзекләр ясый. Моңа  мөстәкыйль рәвештә өйрәнде. Хәзер үзенең кул эшләнмәләрен ул дусларына, миңа, минем ахирәтләремә, бабасы белән әбисенә бүләк итә. Ял көннәрендә без Федоровкага әбисе белән бабасы янына кайтабыз, алар онык­ларын иркәлиләр, аларны ­яраталар.
Минем кызым бик мәрхәмәт­ле, аңарда хайваннарга карата шәфкатьлелек хисләре бар, барысын да сыендырырга тели. Викториянең инде күптәннән, өч яшеннән үк, доктор буласы килә. Без, әти-әнисе, балаларыбызга ярату, кайгырту бүләк итәбез, алар белән шатлыкларны да, борчуларны да уртаклашабыз, һәм балачаклары аларның хәтерендә бәхетле булып сакланып калыр дип өметләнәбез.    

Алена Гатауллина: 

– Мин улыбыз Тимерланны фотога Олы Тормы авылында әбисе белән бабасы янында чакта төшердем. Улыма ике яшь ярым, без Читада яшибез, ул шунда туды да. Ирем Тәтеш районыннан, хәрби кеше буларак, юллама буенча Байкал аръягына эләкте. Иремнең туганнарында без ел саен җәй айларында булабыз. Улым тракторны чынбарлыкта күргәч, бик нык гаҗәпләнде. Механизатор булып эшләүче бабасы оныгын куәтле тракторга да утыртып йөргәч, сабый чиксез шатланды. Тимерлан күптән түгел балалар бакчасына йөри башлады, аңа аралашу ошый. Ул хәрәкәтчән, үсешкә йогынты ясаучы уеннарны ярата. Балалар бакчасында бирем биргәч, аны тиз арада эшләргә тырыша. Без улыбызга бик игътибарлы мөнәсәбәттә, аны бик нык яратабыз. Тимерланны рус һәм татар халыклары культурасында тәрбиялибез. Татар телен белсен, үзенең ата-бабаларының гореф-гадәтләрен сакласын иде. Мин аңа барлык төшенчәләрне, аның барлык тирә-юнь даирәсен аңлатырга тырышам, шундый кечкенә яшендә дә ул инде мине аңлый, тоя. Бала ул – безнең яшәү мәгънәсе. Барлык игътибар һәм кайгырту аңа юнәлтел­гән, аның үсешенә, шәхес булып җитлегүенә. Улымның сә­ламәтлеге нык, йө­зендә елмаю, кәефе күтәренке булуы – минем өчен иң зур бәхет. Һәрчак шулай булсын иде.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев