Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар бакчасында яңа веранда, спорт мәйданчыгы, метеостанция барлыкка киләчәк

Тәтештәге “Миләшкәй” балалар бакчасында төзекләндерү эшләре алып барыла.

 (Тәтеш, 16 июль, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова (автор фотолары) ). Тәтештәге “Миләшкәй” балалар бакчасында төзекләндерү эшләре алып барыла.

Бина территориясе зур төзелеш мәйданчыгына әйләнгән, анда саф һавадагы веранда, спорт өчен мәйданчык, балалар шәһәрчеге, метеостанция, сабыйларның, хезмәткәрләрнең уңайлылыгы, иминлеге өчен башка күп кенә яңа җайланмалар урнаштырылачак. Балаларның сәламәтлек һәм күңел ачу урынын капкалар белән чүкеп ясалган койма бизәп торачак, ул шулай ук Гагарин һәм Күл урамнарына да ямь өстәячәк.

“Күңелле үзгәрешләргә без барыбыз да бик шат. Иң мөһиме – барлык төзелеш нормалары һәм кагый­дәләре, шулай ук санитар-­эпидемиология таләпләре тайпылышсыз үтәлә. 

Район башлыгы Рәмис Сафиулловка, башкарма комитет җитәкчесе Аркадий Семенычевка, аның урынбасары Әхәт Фатыйховка, район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Красулинага зур рәхмәт, алар эш белән дә, зирәк киңәшләре белән дә ярдәм күрсәтәләр, хезмәт барышын күзәтәләр һәм безнең өчен ихластан борчылалар”, – ди балалар бакчасы мөдире Татьяна Лубганс, территорияләр буйлап йөргәндә.

Татьяна Николаевна саф һавада веранда урнаштыруның төп мәсьәлә булуын билгеләп үтә, югыйсә башка объектларның да кирәклеген һәм мөһимлеген ассызыклый. “Элек эссе яки яңгырлы көннәрдә балаларны урамга алып чыгу мөмкинлегебез юк иде, ә хәзер, карагыз, һәр алты төркем өчен барлык стандартлар буенча иркен верандалар урнаштырылды. Нык тимер өлгеләрне тиздән поликарбонат белән томалаячаклар, идәннәрне тегеп куячаклар, эскәмияләр ясая­чаклар, ә без кечерәк өйләрне декоратив әйберләр белән тулыландырырбыз”, – дип сөйли мөдир. 

Сабыйлар спорт мәйданчыгын да зарыгып көтә: теләсә нинди һава торышына ярак­лаштырып ясалган комплекс дәресләр өчен аерым куллану әйберләренә генә түгел, әле тагын волейбол һәм баскетбол уйнау зоналарына да үзгәртелеп ­ясалачак. 

Метеомәйданчык сабыйларның үсеше өчен файдалы һәм танып белүле булачак (искәрмә: районда алар нибары ике, икенчесе – “Әкият” балалар бакчасына), алар анда табигатьне, ел фасылындагы үзгәрешләрне күзәтә һәм тикшерүләр ­уздыра алачак.

Бетон болгаткыч җайланманың гөрелтесе ишетелә. “Эшчеләр тротуар плитәсе түшәү белән шөгыльләнә, – дип аңлата озатып йөрүчебез. – Игътибар итегез әле – гади генә түгел, ә 3 D. Югары эстетик җәлеп итүчәнлек, табигый чиста материал”. Һәм, чынлап та, игътибарны җәлеп итә – яннан караганда әйтерсең лә төрле төстәге зур шакмаклар һәм ромбиклар җирдән “үсеп чыккан” ­диярсең.

Мәктәпкәчә балалар учреждениесе мөдире һәм хезмәткәрләре төзекләндерү белән шөгыльләнүче эшчеләр турында хөрмәт белән сөйли. “Пөхтәләр, тырышлар. Без беренче тапкыр читтән күзәтеп торучылардыр, мөгаен”, – диләр алар. Һәм шулай да, үзләренең эшләре әле алда булуын, чөнки биредә кайгыртучан куллар һәм аларның хуҗаларча, җылы хатын-кыз карашы кирәклеген билгеләп үтәләр. “Яңартылган территорияне ничек матурлау һәм, әлбәттә инде, үсеп килүче организм­ны иҗади, танып белүле, хәрәкәтчән итү эшчәнлегендә канәгатьләндерү өчен, җәйге вакытта балаларыбыз белән эшләүне оештыру турында планнар корабыз, уйлап чыгарабыз”, – диде Татьяна Лубганс.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев