Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар район гәҗите рәсемен ясадылар

Район гәҗите редакциясендә “Авангард” һәм “Тәтеш таңнары” минем гаиләдә” дип исемләнгән балалар рәсемнәре бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.

(Тәтеш,  8 декабрь, Тәтеш таңнары, Юлия КАЛИНИНА).  Гәҗитнең бер гасырлык юбилее алдыннан быелның сентябрендә безнең тарафтан балалар рәсемнәренә бәйге игълан ителгән иде. Аңа шәһәр һәм Алабирде мәктәпләреннән 19 эш килде: Алинә Фәхретдинова, Мирослава Радушина, Алия Заһидуллина, Анна Ещиганова, Елизавета Егорова, Дмитрий Молодцов, Айгөл Галиева, Адам Нальгиев, Әдилә Җәләлетдинова, Яна Данилова, Вадим Кормаков, Александра Голованова, Диана Нуриева, Анастасия Чикирова, Аделина Трифонова, Арина Хмельникова, Кирилл Юдин, Ульяна Емельянова һәм Данис Рәҗәпов.

Балалар сәнгать мәктәбенең тәҗрибәле педагогы Дина Кузнецова рәислегендәге жюрига нәтиҗәләр ясау җиңелләрдән булмады. Әмма җиңүчеләр билгеләнде: беренче урында – Әдилә Җәләлетдинова, икенче – Арина Хмельникова, өченчелекне Яна Данилова алды. Аларның һәркайсы, һәм иң яшь катнашучы Ульяна Емельянова шәһәрдәге кибетләрнең берсеннән товар алу сертификатына ия булдылар. Эшләрнең барлык авторлары Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтелде. Район һәм Зур Әтрәч авыл җирлеге Советы депутаты Радик Нургалиев бәйгене уздыруда ярдәм күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X