Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар өшенгән иде һәм ярдәм итүне сорадылар

Ленин булган урыннар буйлап йөрү Казахстаннан килгән мәктәп укучылары өчен кырык ел элек фаҗигагә әйләнә.

(Тәтеш, 3 февраль, «Тәтеш таннары», Елена КАЛАШНИКОВА). Әлеге язманы язарга әзерләнгәндә, зәмһәрир суыкта, чакрымнарга сузылган кар чүлендә, дөньядан бүленеп калган балалар турында нинди дә булса мәгълүматлар табу өметендә без район гәҗитенең элек җыеп тупланган төпләнмәләрен карап чыктык. Әмма басма битләрдә – килеп чыккан хәл хакында бер сүз дә юк. Бик күп вакытлар узса да, без әлеге хәлне күреп-белүчеләрдән бу хактагы хәбәрләрне бөртекләп җыеп, үткәндәге вакыйганы яңартырга тырыштык.

1978 елның 29 декабрь иртәсендә кышкы тыныч һава торышы, температура 21 градустан бераз түбәнрәк була. Казахстан ССРның Павлодар мәктәбендәге 7-10нчы сыйныф укучыларыннан торган төркем – “Горизонт” туристлар клубы вәкилләре – Тәтештән Кама Тамагы районының Сөйки авылы юнәлешендә Идел агымы буйлап чаңгыларда йөрергә чыга. География укытучысы Алевтина Кольцова җитәкчелегендәге ун малай һәм унбер кыз туристлык походына юл ала. Көннең икенче яртысында көчле җил күтәрелә, һава температурасы 45кә кадәр төшә, балалар туңа башлыйлар. Борчылган педагог бер малай һәм ике кызны ярдәм алып килү өчен Тәтешкә кайтарып җибәрергә уйлый. Төнлә шәһәргә кайту юлында алар елга ярындагы буш йортны күрәләр, тәрәзәсен ватып, эчкә керәләр. Биредә, бәхетле очрак буенча, 30 декабрь иртәсендә аларны тракторчы Василий Юркин таба. Нәкъ тә менә ул Красная Полянага ашыга, аннан Тәтешнең эчке эшләр бүлегенә шалтырата.

Якынча шушы ук вакытта Монастырский авылының өч кешесе Иделдә балык тота торган булганнар. Балыкчы Александр Красненков хатирәләреннән: “Бездән башка беркем дә юк иде кебек югыйсә, ләкин ниндидер бер мизгелдә мин борылып карадым һәм шәүлә күреп алдым. Яхшылап карасам – болон куртка кигән чаңгылы бер малай. Янына бардым, аңардан сорыйм: “Син каян киләсең!” Ул җавап бирә: “Павлодардан, Ленин булган урыннардан киләм”. Һәм егылды. Без аны торгыз­дык, якындагы землянкага алып бардык, җылыттык, киемнәрен алмаштырдык. Ә төштән соң тиз караңгыланды. Без тауга менәргә уйладык, малай да шулай ук чаңгыларын киде, ә мин аңа: “Аларны салсаң яхшырак булыр, безнең арттан барырсың”. Ике-өч чакрым бардык. Хәзергедәй хәтерлим, аның исеме Саша Горобченко, ул 10нчы сыйныфта укый иде. Авылга кайттык. Ул үзләренең башта юл буйлап килүләрен, ләкин кемнеңдер аларга Идел буйлап юлны кисеп чыгарга киңәш итүе хакында сөйләде, ә алар юнәлешне югалталар. Өчесе Тәтеш ягына алданрак киткән”.
1978 елда Тәтеш районы эчке эшләр бүлегенең учас­ток инспекторы Александр Шлячков хатирәләреннән: “Ленин бүлмәсендә безнең киңәшмә бара иде, шул чакны Иделдә балалар туңып-­өшенә дип хәбәр иттеләр. Мин һәм минем хезмәттәшем Женя Торгашов иске “Буран”да Сөйки ягына киттек. Кар күп иде, коточкыч салкын вакыт, әмма күрү мөмкинчелеге яхшы. Озак беркемне дә табып булмады, эңгер-меңгер төшә башлады, һәм менә, Долгая Полянадан ерак түгел без кара ноктаны күреп алдык. Якын киләбез, ә анда яшь егет чаңгы ботинкаларында чүгәләп утыр­ган, пышылдый: “Абый, коткарыгыз”. Аны тауга күтәреп карарга тырыштык – барып чыкмады. Барлык балаларны башта яр буена, җилдән сак­лана торган урынга җыярга, учак кабызырга  дигән карарга килдек. Малай белән Женя калды. Укытучы балаларны коткарыр өчен, аларны кире җибәргән булып чыкты. Мин аларны өшенгән килеш, юл буйлап эзләп барганда җыйдым. Соңгысы итеп укытучыны һәм үлеп баручы кыз Маринаны таптык. Алар ярдәмне чаңгыдан һәм йокы капчыкларыннан ясалган япма астында көткәннәр. Ул вакытта бернинди дә элемтә юк иде. Балыкчылар сукмагы буйлап балалар һәм хезмәткәрләр янына Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге начальнигы Эдуард Трофимов белән Монастырскийдан фельдшер килеп җитте. Балалар җылынганда әрнүгә түзә алмый кычкыралар. Тауда ике трактор көтеп тора иде: Александр Ивановичка аларга кадәр шуышып барыр­га туры килде. Ике тракторчының бары тик бер­се, Александр Артемьев кына Иделгә төшәргә ризалашты. Гомерләрен куркыныч астына куйдылар, әмма башкача була да алмый иде. Балалар көтеп торган урынга якын килеп булмады, шуңа күрә аларга кадәрге 15 метрга якын араны участок инспекторы шуышып барды. Мәктәп укучыларын тракторга бер-берләп, тирән карны ерып, кулга күтәреп чыктык. “Көч калмады, тезләр бөгелә. Булдыра алмам кебек”, – ди Александр Иванович.
Бу вакытта хезмәттәшләренә ярдәмгә Тәтеш районы эчке эшләр бүлегенең башка хезмәткәрләре дә килеп җитә. Участок инспекторы Иван Морозкин мөстәкыйль хәрәкәтләнә алган балалар белән урман аша Долгая Полянага юнәләләр. Балаларны тауга менгезгәч, милиционерлар аларны медицина хезмәткәрләре кулына тапшыралар.
(Дәвамын гәҗитнең киләсе санында укыгыз.)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев