Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар заманча корпусларга керәчәк

“Акчарлак” шәһәр яны балалар сәламәтләндерү лагерында ике модульле корпус төзелеше тәмамланып килә.

Татарстан балалар ялын оештыруда капиталь булмаган төзелеш объектларын торгызу өчен төбәкләргә субсидияләр бирү федераль конкурсында җиңү ярдәмендә модульле корпуслар төзүгә ирешә алды.  

фото: Галина Тазетдинова

Без “Акчарлак”та булдык һәм андагы үзгәрешләрне үз күз­ләребез белән күрдек. Ерактан ук безнең игътибарыбызны ике зур бина җәлеп итте. Кызгылт сары, яшел, зәңгәр һәм кызыл төсләрдә бизәкләп эшләнгән якты корпуслар, кояш яктысында балкыган зур тәрәзәләр игътибарны үзенә җәлеп итте. Бинага кергәч, без биредә төзелеш эшләре тәмамлануын күрдек, белгечләр бары тик бүлмәләрнең берсендә генә иде.    

– Куркынычсызлык система­ларының аз ток бирә торган җай­ланмаларын урнаштыру белән шөгыльләнәбез. Алар видео­кү­зәтү системаларын, объект­ка керүне һәм янгын сигнализациясен кон­трольдә тотуны үз эченә ала. Янгын турында хәбәр иткәндә чыгу юллары өстендә табло кабыначак, аннары МЧС номерына янгын хакында сигнал җибәрү интеграциясе булырга мөмкин, ул автомат рәвештә эшләячәк. Биредә яшәячәк балалар өчен иминлек – бик мөһим, барысы да төгәл итеп җайга салынырга тиеш, – дип хә­бәр итте җайланма буенча белгеч ­Александр. 

Икенче бинада инде эшләп торган борауларның гүләү тавышлары ишетелә. Төзелеш подряд оешмасы бригадиры Ислам Закиров болай дип уртаклашты: 

– Хәзер без түшәм, яктырту сис­темалары ясыйбыз, душ кабиналары урнаштырабыз. Тиз корыла торган объектларны төзү тәҗрибәсе зур, гадәттә моңа өч-дүрт ай вакыт уза. Без нигезеннән алып эчке бизәү эшләренә кадәрге барлык төр хезмәтләрне башкарабыз. Барысына да сыйфатлы, табигый материаллар кулланыла, бездә эшсез торулар булмый, вакытында өлгертәбез. Хәзерге вакытта бездә 30га якын кеше эшли. Барысы да чын күңелдән, күтәренке рухта хезмәт куя, заказчы белән үзара аңлашу бар. Мондый объектларда эшләве һәрчак күңелле, чөнки боларның барысы да балалар өчен, аларның нәтиҗәле ялы өчен ­башкарыла.  

Ә алда торган яллар инде якын­­лашып килә – 24 декабрьдә бюд­жет юлламалары буенча Тә­тештән утыз малай һәм кыз, Казаннан утыз мәктәп укучысы яңа корпусларга керәчәк. 

– Алар 90 кешегә исәпләнгән. Һәр бинада 6 бүлмә, анда 7 – 8 бала урнашачак, вожатыйлар өчен бүлмәләр бар, һәр бүлмәгә сан­узел куелган, корпусларда хуҗалык блоклары җиһазландырылган, аларга кер юу машиналары куя­чакбыз. Төзелеш эшләре тәмам­ланды диярлек, биналар­ны бизәү эшләре алып барыла. Пыяладан ясалган иркен фойеда, һәрбер бүлмәдәге кебек, Молоствовлар утары һәм җирле табигать күренешләре белән фотообойлар ябыштырылачак. Бу яктан һәр корпус үзенчә бер төрле бизәлештә булачак. Киләсе атнада без “Долгая Поляна мирасы” өстәмә гомуми белем бирү программасын гамәлгә ашырырга керешәчәкбез, ул бер атна эчендә тормышка ашырылачак, – диде балалар лагере директоры Ирина Таһирова. – Әлеге программа кысаларында тарих, гореф-гадәтләр, йолалар һәм районыбызның халык осталары, Долгая Поляна авылы белән таныштыру булачак. Лагерьның белем бирү лицензиясе булсын өчен без грантның мәҗбүри шартын үтәдек, һәм икенчесе – 2023 елда без грантны оттык, шушы ук елны без аны тормышка ашырырга, ягъни корпуслар төзергә һәм анда балалар урнаштырырга тиеш. РФ Мәгариф министрлыгы, “Смена” Бөтенроссия балалар үзәге” Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе безнең программаны хуплады һәм югары бәя бирде. Молос­твовлар утары урнашкан урын үзенчәлекле. Ир белән хатын үзләренең утарларын, әйләнә-тирәсендәге табигатьне яратканнар һәм аны төрлечә төзекләндергәннәр. Шулай ук монда экология һәм тарихи мохит тә җәлеп итүчән. Биредә буыннар дәвамлылыгы сизелә, һәм безнең “Акчарлак” балаларны, яшьләрне тартып тору урыны булсын өчен, без әлеге традицияләрне дәвам итәргә тиеш.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лагерь чайка