Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балыкчылар бозга чыгарга ашыгалар

Тәтеш районындагы сулыкларда рейдлар үткәрелә.

2023 – 2024 елларның кышкы айларында районда су объектларында халыкның иминлеген тәэмин итү максатыннан балыкчыларның күпләп бозга чыгу урыннарында, шулай ук авыл җирлекләре тер­риториясендә урнашкан сулыкларда патрульлек итү өчен мобиль төркем оештырылды.

фото: Мадина Ибатуллина

Җыелма төркем составына рай­онның административ-техник инс­пекциясе начальнигы Максим Гудков, Россия ГТХМ КСДИ БИнең ТР буенча Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Алексей Ананьев, ­Россия ЭЭМның Тәтеш районы бүлегенең полиция уполномоченные Олег Брязяков һәм “Авангард” газетасы журналистлары керде, алар 2023 елның 25 һәм 26 ноябрендә сулыклар буйлап рейд үткәрделәр.  

фото: Мадина Ибатуллина

Боз ноябрьдән алып де­кабрьгә кадәрге вакыт аралыгында, көчле суык­лар башланганчыга хәтле, нык түгел. Ул, кичке һәм төнге салкыннар белән ныгып, бик зур булмаган авырлыкны күтәреп тора ала әле, ләкин көндез, аның аркылы саркыган кар суларыннан тиз арада җылынып, гәрчә калынлыгын сакласа да, көпшәккә һәм бик ышанычсызга әйләнә. Әлеге вакытта бозга керү куркыныч, әмма гади кагыйдәләрне санга сукмаган балык тотарга яратучыларны бу туктатып калмый. Ял көннәрендә патруль төркем моның шулай икәнлегенә инанды. Шәһәр буасы маршрутның беренче ноктасы булды, анда балык тотарга яратучыларны күреп алдык. Белгечләр бозның калынлыгын үлчәделәр, балыкчыларга иминлек чаралары һәм сулыкларның куркыныч булуы турында искә төшерделәр, белешмәлекләр тараттылар. Башка сулыкларда балыкчылар да, тишеп ясалган эзләр дә юк иде. Тыю билгеләренә дә игътибар иттек – алар пристаньда да, буаларда да урнаштырылган.       

фото: Мадина Ибатуллина

Монастырский авылы янындагы буа бозында балык тотарга яратучылар аз иде. Бозның калынлыгы оптималь 10 сантиметрга тәңгәл килүгә дә карамастан, ярга якын җирләрдә ул йомшак. Өстәвенә, кагыйдә буларак, елга ярлары буенда боз аның уртасына караганда шактый калын.

фото: Мадина Ибатуллина  

Белгечләр балыкчыларга ныгып җитмәгән бозга керү чиктән тыш куркыныч булуын искә төшерделәр: су астына төшеп китү куркынычы бар.

Нык боз үтә күренмәле, зәңгәрсу яки яшел төсләрдә була. Соры яки тонык ак төсләрдәге көпшәкле боз ышанычлы түгел. Су үсемлекләре булган урыннарда да боз катламы шулай ук нык түгел. Бәкеләр, куыш урыннар, шулай ук балык тоту тишекләре дә куркыныч. Мондый урыннардан үткәндә бик тиз һәм көтмәгәндә боз астына төшеп китү ихтималы бар. Теләсә нинди очракта, балык тотарга барганда үзең белән боз тишкеч алырга һәм шикле урыннарны аның ярдәмендә тикшереп карарга кирәк.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев