Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балыкны катлаулы чыгыр белән күтәреп алганнар

Тәтеш балыкчылары тарафыннан 1921 елда тотылган 960 килолы кырпы турында Татарстан чигеннән ары еракта да беләләр, ләкин ярты гасыр элек диярлек ятьмәгә эләккән 152 килолы балык хакында күпләр әле белмидер дә.

(Тәтеш, 26 март, "Тәтеш таңнары", Елена КАЛАШНИКОВА, фото Александр Зиновьев архивыннан). Тәтеш балыкчылары тарафыннан 1921 елда тотылган 960 килолы кырпы турында Татарстан чигеннән ары еракта да беләләр, ләкин ярты гасыр элек диярлек ятьмәгә эләккән 152 килолы балык хакында күпләр әле белмидер дә.

Геннадий Качалин 1970 елда Тәтеш балык заводының “Амур” кабул итү-транспорт судносында – матрос, Александр Зиновьев моторист булып йөргән. Гадәти булмаган балык тотулары турында алар хәзер дә хәтерли. “Затоннан Федор Елымчев капитан иде, командада – алты кеше”, – дип сөйлиләр алар.

“Җәйге көн, катер прис­таньда тора, кабул итүгә (искәрмә: балыкчылардан балык кабул итәргә) барырга җыендык. Судно янына моторлы агач көймәдә ике балык­чы – Никитин һәм Сергеев килде. Алар капитаннан балык заводы директоры Александр Матаев белән элемтәгә керүне үтенделәр, ятьмәгә зур кырпы эләгүен сөйләделәр”, – дип искә ала Александр Зиновьев. 

Директор килгәнне көтәләр, аның белән бергә санэпидемстанция баш табибы Александр Савкин да килә. Ятьмәгә кырпы балыгы Шишка утравыннан ерак түгел эләккән, судно бортына аны катлаулы чыгыр белән күтәреп алганнар. Яшь мат­рос Геннадий Качалинны ул койрыгы белән сугып чак кына Иделгә бәреп төшермәгән. Аны җибәрергә кирәк булган, ләкин монда – аерым очрак: койрыгында шеш барлыгы ачыкланган. Александр Зиновьев тасвирлаганча, балык ак төстә, ә аның йөрәге – ир-атлар йодрыгы зурлыгында, кара төстә һәм ак таплар белән чуарланган була, ул команда ярга килеп җиткәнчегә кадәр озак бәргәләнә. 

Ир-ат әйтүенчә, шул вакыттан бирле мондый зурлыктагы кырпы, балык заводы бригадасы ятьмәсенә башка бер тапкыр да эләкмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев