Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Барлык техниканы эшкә җигәргә

Райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнеп килә.


Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе началь­нигы Ирек ­Садриев иген­че­ләрнең урак өсте эшләрен тә­мамлау сызыгына нинди нә­тиҗәләр белән килүе, шикәр чөгендерен алу, җирләрне эшкәртү һәм башка эшләрнең ничек баруы ­турында сөйләде. 

– Ирек Әдипович, бөртек­леләрне урып-җыю тәмамланды диярлек, якынча нәтиҗәләр ничегрәк?   

– 12 сентябрьгә барлык мәй­данның 96 проценттан артыгы, ягъни 44 223 гектары суктырылды, гектардан 38,82 центнер уңдырышлылык белән 171671 тонна ашлык сугып алынды. 17 589,5 гектар мәйданда көзге бодай­ны суктыру төгәлләнде. Аның уңдырышлылыгы гектардан 39,35центнер булды һәм 69221,2 тонна сугып алынды. Арпа 10 926,5 гектарда сугып алынды, гектардан 42,88 центнер уңдырышлылык белән ­46848,3 тонна суктырылды.  

Борчак 1595 гектар чәчелде. Әлеге культура 1375 гектар мәй­данда җыеп алынды. Гектар­дан ­уртача 29,3 центнер уң­ды­рышлы­лык белән 4028,8 тонна сугып алынды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре 220 ­гектар мәйданда үстерелгән яшел мас­са­ны сенажга салды. Солы 223,5 гектарда сугып алынды, уңдырышлылык – гектардан 28,9 центнер, 646 тонна борчак ­суктырылды.

Сабан бодае 14 063,2 гектар мәй­даннан суктырылды. Гектардан 36,16 центнер уңдырышлылык белән 
50 852 тонна сугып ­алынды. “Содружество” авыл хуҗалыгы предприятиесе кырларында 66 гектардан азрак ­сабан бодаен ­ур­ып-җыясы кала. 970 гектарда бөртеккә кукуруз ­суктырасы бар. Гектардан 75 центнер уңды­рышлылык белән 7275 тонна уңыш алырга исәп ­тотабыз. 

– Бөртекле культуралар урып-җыю буенча кайсы хуҗалыклар алда бара?

– “Колос” агрофирмасы, “Бакырчы” хуҗалыгы, “И. С. Казаков”, “И. И.  Вәлиев” КФХ гектардан 50 центнердан артык иген сугып алдылар. Ләкин бер гектардан 30 центнердан да кимрәк уңыш чыга торган хуҗалыклар да бар. Әлеге авыл хуҗалыгы пред­прия­тиеләре җитәкчеләренә  уйла­нырга кирәк.  
Республика элеваторларына ­89 000 тоннадан ­артык ашлык тө­яп ­озатылды. Шуңардан барлыгы 55 000 тоннасы – азык-төлек ­бодае. 

– Игенчеләрнең нинди эшләр башкарырга планлаштыруы турында сөйләгезче? 

– Агымдагы елда 3 278,5 гектар мәйданнан әле соң өлгерә торган культураларны җыеп аласы бар, шулардан 2 340 гектары – көнбагыш, 938,5 гектары – майлы культуралар. Көзге игеннәрне чәчүнең пландагы мәйданы 17 мең гектардан артык. Бүгенге көнгә 15 162 гектарда көзге бодай чәчелде. Әлеге культураны чәчүнең пландагы мәйданнары “Колос” агрофирмасында, “Бакырчы” авыл хуҗа­лыгы предприя­тиесендә, “Нур” агро­фирмасы, “И. С. Ка­заков”, “И. Р. Заһидуллин”. “Д. М. Шәйдуллов”, ­“И. И. Вә­ли­ев” КФХ, “Маяк”, “Новая  За­ря” хуҗалыкларында төгәлләнде. Чәчү эш­ләренә керешмәгән яисә планда­гы мәйданның 50 процен­тыннан кимрәк өлешен генә чәч­кән хуҗалык җитәкчеләренең карашы аңлашылмый. Көзге уҗымнар кышка кергәнчегә кадәр 300 градус­тан да ким булмаган файдалы температура суммасын туп­ларга тиеш. 

– Хуҗалыкларда җирләрне эшкәртергә керештеләрме әле?   

– Булачак уңышка нигез көздән үк салына, көзге туңга сөрү җирләрен сыйфатлы итеп эшкәртү дымның нәтиҗәле туплануына бәйле булачак. Җирләрне 30 һәм аннан да күбрәк сантиметр тирәнлектә сөрү үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Пландагы 53 341,1 гектар эшкәр­тү җиреннән бүгенге көнгә 29 527,5 гектары эшкәртелде, шул исәптән 19 835,5 гектарына тирән сөрү башкарылды, бу 67 процентны тәшкил итә. 

– Шикәр чөгендерен алу ни рәвешле бара һәм аның уңдырышлылыгы ничек? 

– Райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре шикәр чөген­дерен алуга кереште. Алда 8 181 гектар мәйданнан татлы тамыр­азык җыеп аласы бар.  “Содружество” авыл хуҗалыгы предприя­тиесе, “Колос”, “Аг­ро-­Союз” агрофирмалары, “И. С. Казаков”, “И. Р. Заһи­дуллин” КФХлар, “Нур” агро­­фирмасы  ши­кәр ­чө­­ген­­­де­рен ала башлады. 

12 сен­тябрьгә 755 гектар мәй­даннан гектарына 558,5 центнер уңдырышлык белән 42 190 тонна шикәр чөгендере алынды. Шикәр заводларына 25 000 тонна татлы тамыразык ­озатылды.     

Шикәр чөгендерен ташу күлә­менең 42 проценттан артыгы билгеләнгән айлык лимитлар аркасында соңара – декабрь, гыйнвар, февраль айларына кала. Шулай итеп, сентябрьдә тәүлеклек лимит 2 160 тонна булганда 53 085 тонна илтеп тапшырырга кирәк булачак. Октябрьдә айлык лимит 50 870 тонна, ноябрьдә һәм декабрьдә 44 250 тонна, гыйнварда 57 170 тонна һәм февральдә 8 225 тонна.

–  Район аграрийлары алдында тагын бер бурыч тора: сыйфатлы кукуруз силосы салу. Бу юнәлештә эшләр ничек бара?

– 2 691 гектар мәйданнан 66 106 тоннадан артык сыйфатлы кукуруз силосы әзерләргә кирәк, бу өстәмә 14 центнер азык берәмлеген бирәчәк. Бүгенге көнгә авыл хуҗалыгы предприятиеләре 21 центнер азык берәмлеге хәстәрләде. Бер шартлы малга 35 центнердан артык тупас һәм сусыл азык берәмлеге әзерләнәчәк. 

Көзге кыраулар һәм яңгырлар башланганчы силос массасын вакытында һәм сыйфатлы итеп салу өчен, якын араларда барлык  эшче кулларны һәм техникаларны эшкә җигәргә кирәк.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!                 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев