Барысы да мәктәп укучыларын кайгыртып эшләнгән
Мәктәпләрдәге азык-төлек блогын ремонтлау буенча республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында Олы Тархан һәм Жуково мәктәпләре коллективлары яңа уку елы башланганда бүләкләр – шактый үзгәртелгән азык-төлек блоклары алдылар.
(Тәтеш, 7 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).
Мәктәпләрдәге азык-төлек блогын ремонтлау буенча республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында Олы Тархан һәм Жуково мәктәпләре коллективлары яңа уку елы башланганда бүләкләр – шактый үзгәртелгән азык-төлек блоклары алдылар.
– Уку барышы вакытында, шул исәптән балаларыбызның туклануын оештыруга да, аерым игътибар бүлеп бирергә кирәк. Бу тулысынча техник җиһазлау да, уңайлы шартлар да, заманча бизәлеш тә. Мәктәп укучылары сыйфатлы һәм файдалы туклану белән тәэмин ителсен, ә ризык әзерләүнең технологик үсешләре заманча стандартларга туры килсен өчен, аерым алганда, Олы Тархан һәм Жуково мәктәпләрендә укучыларны кайнар ризыклар белән тукландыру һәм азык-төлек блокларын яңартуны оештыру буенча зур эш башкарылды, – дип билгеләп үтте район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина.
Олы Тархан урта мәктәбе директоры Расих Шагаев әйтүенчә, республика программасы ярдәмендә мәктәптәге туклану залында һәм аш-су әзерләү бүлмәсендә барысы да төптән үзгәргән. Җилләткеч, канализация, энергия белән тәэмин итү системалары яңартылган. Склад биналары өч блокка бүленгән. Идәннәргә һәм диварларга ак плитка ябыштырылган.
– Аш пешерүчеләр яңа производство җиһазына сөенәләр. Әле тагын, яңа өч плитәдән тыш, һава суыру җайланмасы барлыкка килде. Әлеге яңа әйбер кухня техникалары арасына урнаштырылды – элек бездә андый җилләткеч юк иде. Безнең аш пешерүчеләр эшләве уңайлырак булуын, барысы да җайлы итеп эшләр өчен уйланылган икәнлеген билгеләп үтәләр. Сүз уңаеннан, җайланма хезмәткәрләрнең теләкләрен исәпкә алып урнаштырылды, – дип белдерә Расих Интал улы. – Ашханәнең төшке аш белән туклану залы да танымаслык булып матурланды. Баштарак без үз көчебез белән ремонт ясадык, пөхтә һәм чиста булсын дип тырыштык. Хәзер биредә барысы да заманча дәрәҗәгә тиңләшә. Төзүчеләр барлык эшләрне дә бик сыйфатлы итеп башкардылар, диварларны, түшәмнәрне тигезләделәр. Кулларны юу өчен алты раковина һәм өч электр киптергеч куелды. Яңа җиһаз барлыкка килде. Сигез өстәлдәге 16 эскәмиягә 50 укучы бик уңайлы итеп утыралар. Элекке җайланмалардан без бары тик бактерицид лампаларны гына калдырдык.

– Тагын да уңайлырак булды, бик якты, безгә барысы да ошый, – дип уртаклашалар укучылар. – Ә поварлар безне һәрвакыттагыча бик тәмле итеп тукландыралар. Элек без ашханәне кафе дип йөрткән булсак, хәзер инде бу ресторан. Безнең монда, бөтен мәктәптәге кебек, җылылык һәм уңайлылык хөкем сөрә.
Жуково мәктәбендә дә шулай ук үзгәрешләр бик күп.
– “Хәзергесе” белән “элеккесе” арасында аерма гаять зур: элек балалар тукланырга өченче сыйныфтан соң, теләсә нинди һава торышы булса да, башка бинага йөриләр иде. Ә хәзер ашханә һәм кухня өчен файдалануга мәктәптән өч сыйныф бүлмәсе бирелде. Биредә ремонт һәм бизәү эшләре үткәрдек, эчке инженер челтәрләре ремонтланды, барлык җайланма да югары технологияле, яңа, залда шулай ук яңа җиһаз. Аерым цехлар, хуҗалык блоклары һәм хезмәткәрләр өчен аерым санузеллар барлыкка килде, – дип сөйли Жуково башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы директоры Елена Борисова. – Балалар ашханәгә беренче тапкыр килгәчтен гаҗәпкә калдылар. Биредә барысы да мәктәп укучыларын кайгыртып эшләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев