Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Барысы да матур һәм заманча булачак

Районда мәктәп ашханәләрен төзекләндерү һәм аларны җайланмалар белән җиһазландыру буенча республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә.

(Тәтеш, 29 июль, «Тәтеш таңнары»). Әлеге программалар кысаларында Нармонка һәм Килдеш урта мәктәпләрендә азык блок­лары, ашханәләр яңартыла: төзекләндерү һәм бизәкләү эшләре башкарыла, заманча яңа җайланмалар куела.  

–   Безнең мәктәптә ­ремонт июнь башында ­башланды. Бүгенге көндә төзүчеләр күп эшләр башкарды. ­Су үт­кәр­геч һәм канализация чел­тәр­­ләрен, электр ­чыбыкларын һәм яктырткычларны алыштыр­дылар. Идәннәрне һәм түшәм­нәрне тигезләделәр, ­плитка түшәделәр. Бу­яр өчен диварлар инде әзерләп куелды, эш осталары белән бергәләп ­буяулар  сайлыйбыз, – дип сөйли Нармонка урта мәктәбе дирек­торының тәрбия эшләре ­буенча урынбасары Наталья Берд­никова. – Ашханәдәге барлык җайланмаларны алыштырдык. Киптерү, юу җайланмалары, бүлү өстәле, плитә урнаштыралар. Яңа ишекләр куелачак. Төшке аш залында да шулай ук үзгәрешләр булачак. Өләшү һәм кулланылган савыт-сабалар өчен ике тәрәзә ясалды. Кулларны юу өчен яңа раковиналар барлыкка килде. Эш тизләтелгән рәвештә бара, төзүчеләр әйтү­енчә, аны 10 августка төгәлләү ниятләнә.    

 

– Республика ­программасы ярдәмендә безнең мәктәптә үзгәртеп корулар шактый – аш­ханә һәм азык блогы яңартып төзекләндерелә. Төзүчеләр барлык коммуникацияләрне һәм технологик җайланмаларны алыштырдылар. Канализация системалары, җилләткечләр, энергия белән тәэмин итү яңар­тылды. Идәннәр, тәрәзәләр һәм ишекләр яңа. Идәннәргә һәм диварларга плитка ябыштырдылар, – дип ачык­лык кертә Килдеш урта мәктәбе директоры Ла­ри­са Малькина. – Азык ­блогы өлешчә үзгәртелде. Яңар­тып төзекләндергәндә яңа ­блок­лар: яшелчәләр кую ­урыны, яшелчә һәм ит цехлары, аш-су бүлмәсендәге, ашханәдәге савыт-сабаларны юу җайланмалары, суыткычлар өчен бүлмәләр һәм башкалар барлыкка килде. Һава суыру җайланмасы, плитә урнаштырачаклар – барлык җиһазлар да югары технологияле, заманча. Ашханә өчен бүлү өстәле һәм җиһаз (өстәлләр һәм эскәмияләр) көтәбез. Азык блогы көннән-көн үзгәрә бара. Төзүчеләр барлык эшләрне дә ­сыйфатлы итеп башкаралар. Барысы да заман­ча һәм матур булачак. Аш пешерүчеләребезгә хез­мәт эшчәнлеге өчен туды­рылган шартлар ошар, ә укучы­ларыбыз яңартылган ашханәдә үзләрен уңайлы хис итәр дип өмет­ләнәбез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев