Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Башта кисәтү ясыйлар, ә кабат хокук бозганда – штраф

Районда чисталык һәм тәртипне тикшереп тору Тәтеш районының административ- техник инспекциясенә йөкләнгән.

(Тәтеш, 28 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Михаил Гордеев, автор фотолары). Шәхси йортлар, гаражлар һәм яшелчә бакчалары янында бик еш кына ярдәмче хуҗалык һәм төзелеш әйберләре өеп куюларын күрергә була. Бу Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районындагы авыл җирлекләренең Төзекләндерү кагыйдәләре белән тыелган.

Районда чисталык һәм тәртипне тикшереп тору Тәтеш районының административ-
техник инспекциясенә йөкләнгән.

“Төзекләндерү ка­гый­дәләрен бозуны ачык­лау максатында шә­һәрнең һәм районыбыздагы торак ­пунктлары территорияләрен ­карап чыгу даими рәвештә үткәрелә. Һәм, ни аяныч, күп йортларның каршысында без тирә-юнь территорияне карап тору буенча хокук бозуларны очратабыз: торак хуҗалары үзләренең йортлары, яшелчә һәм өй алды бакчалары янына, ташларга кызганган бөтен нәрсәне – ватылган кирпечләр, такта кисәкләре һәм шиферлар, башка төрле төзелеш әйберләре калдыклары, печән, черемә өеп куя­лар. Боларның барысы да чүплек хасил итә, экологияне боза. Материаллар өеп куелганлыктан, янгын сүндерү машинасы һәм ашыгыч хәл килеп чыкканда медицина ярдәме каретасы килү өчен юл томаланган булырга да мөмкин. Йорт төзелеше барганда аңлашыла инде, әмма еш кына ул төгәлләнеп беткәч тә әле күпләр тө­зелеш материаллары калдыкларын җыеп алмыйлар. Шуңа күрә кешеләргә үтенечебез зур – йорт яныгызда да үзегезнең торак эчендәге кебек чисталык һәм тәртипне бул­дырсагыз иде”, – дип мөрәҗәгать итә тә­тешлеләргә админис­тратив-техник инспекция начальнигы Александр ­Ложкин. 

Әлеге инспекция тарафыннан рейдлар еш уздырыла һәм шунысын билгеләп үтәргә кирәк, комиссия әгъзалары башта Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучы белән сөйләшәләр һәм кисәтү язалар, хокук бозуларны күрсәтелгән вакытка төзәтмәгән очракта, штраф салу каралган. Шулай итеп 2019 елда 57 административ штраф һәм кисәтү ясалган (2дән 3,5 мең сумга кадәр штраф), шуның 43е – Тәтештә, 14е – авыл җирлекләрендә, 2020 елның 9 аена – 39, шуның 29ы – Тәтештә, 10сы – Тәтеш районындагы авыл җирлекләрендә. 

“Шәхси торак йорт­лар­ның хуҗаларына өй яннарына (муниципаль җиргә) төзелеш материаллары, утыннар, салам һәм шундый әйберләр өеп кую тыела. Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районындагы авыл җирлекләренең Тө­зекләндерү ка­гый­дәләрен үтәргә өнди­без”, – дип хәбәр итә район башкарма комитеты каршындагы административ ко­миссиянең җаваплы ­сек­ретаре-баш белгеч Юлия Долинина. 

БЕЛЕШМӘ
Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районындагы авыл җирлекләренең Тө­зекләндерү кагый­дә­ләре белән Тәтеш муниципаль районының tetushi.tatarstan.ru сайтындагы “Административ комиссия” бүлегендә таны­шырга мөмкин.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев