Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Батыр җиңүчеләр

Ватан батырлары көне – үзенчәлекле бәйрәм, ул үткәннәрне, хәзергене һәм киләчәкне бәйли.

(Тәтеш,  9 декабрь, Тәтеш таңнары ,Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА (автор фотосы).  Тәтешлеләр үзләренең якташларын, тарихка ке­рүчеләрне ба­тырлар-җи­ңү­челәр буларак, аерым бер горурлык белән искә ала. Ватан аларга иң югары бүләкне тапшыр­ды, күп­ләргә – һәлак булганнан соң.

Тәтеш ягының сигез кешесе Советлар Союзы Герое исеменә лаек, бишесе Дан орденының тулы кавалеры. Аларны исемләп хәтергә төшерәбез. Максимов­кадан Рыжов Михаил Григорьевич. Ул Днепр елгасы янындагы сугышлардагы батыр­лы­гы өчен 29 яшендә Батырлык йолдызы ала. 1946 елның апрелендә 33 яшендә фашистлар кулыннан һәлак була. Ивано-Франковск өлкә­сендәге Горденко шә­һәрендә җирләнә, бер урамга аның исеме бирелә һәм стела урнаш­тырыла. Чинчуринолылар ике Со­ветлар Союзы Герое белән горурлана. Дряничкин Михаил Ефимович һәм Староверов Яков Петрович. Капитан Дряничкин командованиесендәге батальон 1945 елның 37 гыйн­ва­рында Одер (Польша) аша кичеп чыга һәм, елганың сул як ярындагы плацдарм­ны чолгап алып, дошманнарның һөҗүм көчен кире кайтара. Михаил Ефимович әлеге бәрелештә каты яралана һәм шушы ук көнне якты дөнья белән хушлаша. Аңа 35 яшь була. Катовице шәһәрендә җирләнә. Советлар Союзы Герое исеме 1945 елның 10 апрелендә һәлак булгач бирелә. Староверов Курск дугасында күрсәткән батыр­лыгы өчен 1943 елның октябрендә Советлар Союзы Герое исеме белән бүләкләнә, аңа 39 яшь була. Ул элемтә белән тәэмин итеп, разведчиклар взводына командалык иткән. 1956 елда үлә, Чинчурино авылында җирләнә. Чолы авылыннан Иванов Петр Артемьевич та шулай ук һәлак булганнан соң бүләкләнә. Ашага-Джамин  авылы (Кырым) янында ул башка разведчиклар белән бергә чолганышта кала. Солдатлар тигез булмаган бәрелеш­тә үзләрен аямыйлар һәм дошман белән батырларча көрәшәләр. Яраланган 35 яшьлек Иванов әсирлеккә эләгә. Разведчикларны ерткычларча азаплыйлар, әмма алар хәрби серне чишмиләр. Таң алдыннан чокыр янына алып киләләр, җирле яшәүчеләрне дә бирегә куып ките­рәләр. Авыр җәрәхәтләнүләренә карамастан, разведчиклар аякка торып басалар һәм үлемне батырларча кабул итәләр. Һәлак булган батырлар истәлегенә авыл Геройск дип үзгәртелә. Саки шәһәрендәге туганнар батырлыгына мәрмәр һәйкәл урнаш­тырылган, анда Сигез батырның исемен йөрткән урам – обелиск бар, Симферопольдә һәйкәл төзелгән. Кадыштан Родионов Петр Зиновь­­­е­­­­­в­ичка 21 яшендә, Венгрия тер­ри­ториясендә барган яуда кыюлыгы һәм тәвәккәллеге өчен, 1945 елның 24 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Якташыбыз тыныч вакытта Казахстанда яши, 1978 елда, 55 яшендә үлә. Колунецтан Елисеев Михаил Григорьевичка һәлак булганнан соң, 1943 елның 19 июнендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Батыр-артиллерияче Воронеж өлкәсендәге Татарино авылы тирәсендә барган бәрелештә соңгы минутына кадәр  көрәшеп, 43 яшендә һәлак була. 

Чуашия Республикасы­ның Яльчикта туган, балачак һәм үсмер еллары Тәтештә узган Николай Петрович Иванов Советлар Союзы Герое исемен Курск дугасында күрсәткән каһарманлыгы һәм кыюлыгы өчен 1943 елның 7 августында ала, аңа 38 яшь була. Ул 1959 елда үлә һәм Казан шәһәренең Арча зиратына җирләнә. Тәтешле Ханжин Павел Семеновичка Днепр елгасын кичеп чыкканда күрсәткән батырлыгы, тәвәккәллеге өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгәндә һәм Ленин ордены, “Алтын Йолдыз” медале тапшырылганда нибары 19 яшь була. 1945 елның 16 апрелендә Мускау шәһәре өчен Берлин операциясе бәрелешендә разведка офицеры гвардия лейтенанты Ханжин  шәхсән 7 немец солдатын әсирлеккә ала. Ханжин 19 апрельдә Вайсвассер шәһәре өчен барган сугышта дошман тылына разведка оештыра, өстәвенә 14 фашистны әсирлеккә ала. Әлеге сугышчан хезмәтләре өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң ул армиядә хезмәт итүен дәвам итә. Дүшәбе шәһәрендә яши. 2007 елның 15 октябрендә үлә. Советлар Союзы Герое Ханжин Павел Семенович исемен Тәтештәге 1нче урта мәктәп горурлык белән йөртә.

Тыныч көн бүләк иткән Дан орденының тулы кавалерлары исемнәрен дә хәтерлибез: тәтешле Малкин Петр Иванович, Зотов Николай Иванович (Спаста туа, аларның гаиләсе Тәтеш өязе Куль­метьевкага күченеп кайт­канда аңа бер яшь була), Долиновкадан Дегтев Сергей Сергеевич, Кече Фроловодан Сафонов Гавриил Васильевич, Чуаш Чурапаныннан Садовников Григорий Данилович. Солдатлар. Хөрмәт һәм данга лаек кешеләр. Аларның Бөек Батырлыгына баш иябез. Билгесез калган батырлар әле тагын күпме? Эзләү белән шөгыльләнүчеләр дәүләт архивларында бүләкләү документларын бүген дә табалар, шул исәптән безнең якташларныкын да. Казан Кремленең сугыш музее-мемориалы мөдире Михаил Черепанов Тәтештән булган Батыр­ларның җиде бүләкләү документын ике ел элек тантаналы рәвештә тапшырган иде, алар кай­чандыр бүләкләнгән булган, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында ал­мый калганнар. Әлеге кешеләр хәбәрсез югалган дип саналганнар, ә чынлыкта исә алар әсирлектә булганнар, тирән яралардан шунда якты дөнья белән хушлашканнар.  Батырлар фронтларда сугышкан, батырлар фашист илбасарлары белән һәм тылда көрәшеп Җиңү яулаган. Үсмерләр һәм хатын-кызлар ике, өч кеше өчен эшләп, тракторлар иярләгәннәр, бригадаларга җитәкчелек иткәннәр, балалар белән бергә фермаларда, кырларда хезмәт куйганнар. Сәетгәрәй Габбазов, Михаил Зотов, Клавдия Линькова, Михаил Куприянов, Николай Похлебкин хезмәт фронтындагы аерым хезмәтләре өчен районыбызда Социалистик Хезмәт Батыры исеменә лаек булганнар.

Үткән еллар батырларын искә алып, без бүгенге көндә илнең мәнфәгатьләрен сак­лаган һәм саклаучы, үзләренең якташлары өчен имин хезмәтләре белән җитешлек булдыручыларга рәхмәт белдерәбез. Чөнки яңа вакыт яңа батырлар ­тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X