Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Батырлар исеме мәңгеләштерелде

Зур Әтрәч авылында Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчы-якташлары һәм Әфганстан җирендәге хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Гомәр Мингалиев истәлегенә Мемориаль комплекс ачу тантанасы булды.

(Тәтеш, 17 май, “Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина (автор фотосы)).  Зур Әтрәч авылында Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчы-якташлары һәм Әфганстан җирендәге хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Гомәр Мингалиев истәлегенә Мемориаль комплекс ачу тантанасы булды.

Бәйрәм чарасында Тәтеш муниципаль районының кон­троль-хисап пала­та­сы рәисе Валерий Садыйков, районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вә­килләре, тирә-күрше авыллардан килүчеләр, Россия һәм рес­публикабыз­ның төрле шәһәрләреннән, районнарыннан кайтучылар, җирлектә яшәүче күп сандагы авыл кешеләре катнашты.
“Ватан сугышы турында халык хәтере – мәңгелек һәм аны һәрвакытта истә тотарга кирәк. Бу безнең бурычыбыз, намус эшебез. Бары тик без, исәннәр, сугыш алып киткән изге җаннарны хәтер аша үлемсез итә алабыз”, – дигән сүзләр белән ачып җибәрделәр бәйрәмне алып баручылар Зөбәрҗәт Хәйруллина белән Илһам Хәйбуллин. Авыл имамы Ислам хәзрәт Фәйзуллин яу кырында һәм тыныч тормышта яшәп, инде бакыйлыкка күчкән барлык ветераннар рухына изге догалар ирештерде. 

“Безгә тормыш, якты көн бүләк иткән бөек бәйрәм белән тәбриклим. Бүгенге ватандашлар өчен аларның һәркайсы батыр булып тора. Безгә азатлык, аяз күк йөзе бүләк итүчеләрне тирән ихтирам белән искә алабыз”, – диде чарага килгән Валерий Садыйков, җыелучыларны район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм шәхсән үз исеменнән бәйрәм белән котлап.   

Тантана кысаларында җирлек башлыгы Илнур Юнысов, “Нур” агрофирмасы хуҗалыгы җитәкчесе Радик Нургалиев сәламләп, үзләренең чыгышларында Бөек Җиңү көне белән тәбрикләп, җылы теләкләрен белдерделәр.

Авылның мәдәният йорты янәшәсенә төзелгән истәлек һәйкәле тирәсен аллы-гөлле чәчәкләр бизи, тыл эшчәннәре Рәхимә Минәева, Сария Мингазиева, Гомәр Мингалиевның апасы Мәдинә Гатиятуллина Мемориаль һәйкәлгә керү юлындагы ал тасманы кис­теләр. Җыелучылар әлеге дулкынландыргыч мизгелдән соң батырларны Бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Мемориаль комплекска гирлянда белән лаләләр, кызыл канәферләр салдылар. Бәйрәм “Кызыл миләш” ансамбле, мәктәп укучыларының әдәби-музыкаль монтажы, үзешчәннәрнең җырлары белән үрелеп барды.

Соңыннан һәркем мәдәният йортында корылган мул табын янына ифтар мәҗлесенә җыелды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев