Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

БДИдан куркырга кирәкми

Унберенче сыйныфлар өчен бик тиздән имтиханнар тап­шыруның кызу вакыты башлана. “Җиңәр өчен 100 балл” Бөтенроссия акциясе кысаларында шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучылары узган елларда күп балл җыйган чыгарылыш­лар бе­лән очрашты.

Безнең районда акция беренче тапкыр үткәрелде һәм Россиядә Театр елына багыш­ланган иде. Оештыручылар моңа бәйле рус теле һәм әдәбиятына аеруча да игътибар бүлеп бирде. Максим Вишняков, Гүзәл Әхмәдалиева, Дарья Похлебкина, Алсу Фәйзуллина – узган елларда күп балл җыючылар үзләренең имтиханнарга әзерләнү тәҗрибәләре һәм хәзерге вакытта югары белем алулары турында сөйләде. Алар фикеренчә, БДИдан куркырга кирәкми, ә уңышка ирешер өчен, әзерләнгән вакытта күп көч кую зарур, ә иң мөһиме – үзеңә ышанырга.
Киртәле урта мәктәбе укытучысы Лидия Самсонова булачак чыгарылышлар бе­лән уен төрендә дәрес уздырды: алар үзләренең шәхси сыйфатларын билгеләп үттеләр, бу аларга БДИны тапшырганда ярдәм итәчәк. Аралашу җылы мөнәсәбәттә үтте, мәктәп укучылары студентларга, укытучыларга, чара кунакларына сорау­лар бирде. Аларны башка фәннәрдән өлгерешне киметмичә им­тиханнарга ничек әзерләнергә, югары уку йортына кергәннән соң яңа кешеләр белән ничек итеп уртак тел табарга кирәклеге, сайлаган һөнәрләреннән канәгатьме икәнлекләре һәм башка күп кенә нәрсәләр кызыксындырды.
“Бүген сез нинди дә булса яңалык белгәнсездер дип өметләнәм, һәм киләсе елга сезнең кайсыгыздыр берегезнең “Җиңәр өчен 100 балл” акциясе кысаларында үз тәҗрибәсен уртаклашыр­га килүе бик тә ихтимал. Безнең район үсә һәм аңа медицинада, авыл хуҗалыгында, мәгарифтә белемле белгечләр зарур, шуңа күрә без сезне һәрвакытта көтәбез”, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Ки­рилина. 
Район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Инна Лазарева, “Авангард” гәҗите баш мөхәррире Инга Сәфәрова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Сергей Павлушин чыгарылыш­ларга из­ге теләкләрен белдереп мөрәҗәгать итте.
Белешмә: Тәтеш районында БДИны 2019 елда 99 чыгарылыш тапшырачак. Беренче имтихан – география һәм әдәбият (сайлап алу буенча)  – 2019 елның 27 маенда була, мәҗбүри имтихан – математика – 2019 елның 29 маенда. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев