Бер балыкчыга биш ыргак: ничек браконьер булмаска
2023 елның 1 мартыннан Идел-Каспий бассейны өчен яңартылган балыкчылык кагыйдәләре гамәлгә кертеләчәк.
(Тәтеш, 22 январь, “Тәтеш таңнары”, Юлия Калинина, автор фотосы).
Тәтеш районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелегенең районара бүлек начальнигы Сергей Кириллов безгә балык тотарга яратучыларны нинди үзгәрешләр көтүе турында сөйләде:
– Балык тотуның яңа кагыйдәләрендә һәвәскәр балыкчылык вакытында тыелган әйберләрнең төрләре һәм су биоресурслары табышының ысуллары, балык тотуның тыелган вакытлары һәм чорлары, шулай ук балык тотуның рөхсәт ителгән тәүлеклек, шул исәптән балык тотуда бер тәүлектән артык булган очраклардагы нормалары билгеләнде.
Уылдык чәчү урыны һәм кышлау чокырлары хәзер географик координатлар белән билгеләнәчәк. Элек уылдык чәчү урыннары билгеләп куелмый һәм балык тотучылар аларны очраклы рәвештә бозарга мөмкин иделәр. Координатлар инспекторлар белән бәхәсле мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итәчәк.
Кагыйдәләр шулай ук кышлау чокырларында ел дәвамында балык тотуны тулысынча тыюны гамәлгә кертә. Бүгенге көндә кышлау чокырында балык тоту бары тик кыш айларында гына тыела. Тулысынча тыю шуңа нигезләнгән, кышлау чокырлары елның җылы вакытларында да балыклар яши торган урын булып тора.
Шулай ук 1 марттан сулыкта 500 метр эчтәрәк ятьмә белән балык тоту тыелачак. Ягъни, әгәр сезне хәтта суда ятьмәләр белән балык тотканда эләктермәсәләр дә, ә гәрчә машина багажнигында ятьмә тапкан очракта гына да – сез браконьер, әгәр дә инде ярга кадәр ярты чакрымнан азрак булса
Яңа кагыйдәләр буенча, су биоресурсларының барлык төрләре өчен балык тотуның тәүлеклек күләме 5 килограммнан артмауны яки авырлыгы 5 килограммнан артык булганны тоткан очракта бер балыкны тәшкил итә. Һәвәскәр балыкчы элек берничә вак балык тотканнан соң аның авырлыгын исәпкә алып, тотым 5 килограммнан артып киткән очракта гына балык тотуны туктата ала иде. Хәзер хокук бозучыга әверелмәс өчен, балыкны суга җибәрергә кирәк.
Элекке кагыйдәләрнең төзәтмәләрендә кармактагы ыргаклар исәбе 10нан артык булмаска тиеш дип күрсәтелгән иде. Хәзер бер балыкчыга барлык тоту җайланмалары 5 ыргактан артмаска тиеш, балык тоту коралыннан һәм түгәрәкләрдән башка (аларда 10нан артмаска тиеш).
Игътибарны шуңа юнәлтәм, бу агымдагы елның 1 мартында гамәлгә кертеләчәк балык тоту кагыйдәләрендәге үзгәрешләрнең бары тик бер өлеше генә.
Йомгаклап шуны билгеләп үтәм, законсыз балык тотуны туктату буенча эшчәнлек даими рәвештә алып барыла. Мисалга, узган атнада Идел сулыгы буенча биологик ресурслар һәм балыкларны саклау комитеты хезмәткәрләренең мобиль төркеме белән рейд барышында законсыз куелган 28 балык ятьмәсе алынды һәм чамасыз рәвештә балык тоткан өчен бер беркетмә тутырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев