Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бер фоторәсем тарихы

“Авангард” гәҗите редакциясе Татария АССР оешкан көнгә йөз ел тулу алдыннан “Бер фоторәсем тарихы” дип исемләнгән иҗади бәйге оештыра.

(Тәтеш, 20 февраль, «Тәтеш таннары»).  Узган гасырның 1920 – 1990 ел белән даталанган аклы-каралы сурәтләр һәрбер гаилә альбомында саклана: сезнең өчен иң истәлекле фоторәсем тарихын безнең белән дә уртаклашыгыз. Анда сурәтләнгән кешеләрнең язмышы хакында сөйләгез. Бу сезнең туганнарыгыз, якыннарыгыз, дусларыгыз, хезмәт коллективлары булырга мөмкин. Торак пункт­лар (шәһәрләр һәм авыллар) фотолары да хуп­лана. Фоторәсемнең кайда, кайчан һәм нинди шартларда төшерелүе, сезгә бәлки мәгълүмдер. Безгә шул хакта языгыз. Бәйгедә 16 яшьтән олырак кешеләр катнаша ала. Татар телендә язылган иншалар аерым номинация буенча каралачак. Өч катнашучыдан ким булганда, бәйге үтмәгән дип ­санала. Иҗади эшләрне район гәҗите редакциясенә китерегез яки tetuch_awangard@rambler.ru электрон почтасына җибәрегез. Белешмә өчен телефон: 2-53-84.

Иң яхшы эшләр “Тәтеш таңнары” гәҗитендә һәм сайтында басылып чыгачак.
Сезнең “Тәтеш таңнары” 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев