Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бердәм команда булып

Тәтеш районының мәдәният тармагына 88 учреждение керә: клуб төрендәге 48 учреждение, 37 китапханә, мәдәни-күңел ачу үзәге, Тәтеш ягы тарихы музее, балалар сәнгать мәктәбе.

(Тәтеш, 25 март, "Тәтеш таңнары", Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА). Аларда 270 кеше хезмәт куя. Шуларның барысы да югары профессиональ күнек­мәләре булган кодрәтле, эшлекле һәм талантлы кешеләр.

Алар өчен иң мөһим бурычлар – халыкка ял сәгатьләре оештыру һәм районның мәдәни тормышында катнашуга җәлеп итү, тармакның кадрлар көч-куәтен үстерү.

Мәдәният учреждениелә­ренә булышлык итү буенча район башлыгының ныклы ярдәмендә, 2017 елда да, үткән елда да эш урыннарын билгеле бер кыскартуны күз уңында тоткан үзгәртеп кору чараларын булдырмый калу насыйп булды. 
Узган елны “Авыл клублары” республика программасы кы­саларында Бакырчыда яңа мәдәният йорты төзелде. Әлеге авылда Мемориаль комплексны тантаналы ачу да булды. Тәтештә Балыкчылык тарихы музее тантаналы рәвештә үз ишек­ләрен ачты. 
Балалар сәнгать мәктәбе иҗат итәр өчен барлык шартлар булдырылган капиталь ремонтланган бинага күченде. 
Яңа җиһазлар, музыка уен кораллары дәресләрне ях­шы сыйфатлы, мавыктыргыч итеп уздыру һәм яхшы белем бирү мөмкинлеген тагын да арттыра. 

2018 елда Людоговка мәдәният йортының тышкы ягына капиталь ремонт ясалды.
Тәтеш ягы тарихы музее районның мәдәният учреждениеләре арасында алдынгы булып тора. Коллектив музейның фәнни-тикшеренү эше белән бергә туристлык юнәлешен актив үстерә һәм ел саен эшчәнлек күрсәткечләрен арттыра.

Авыл җирлекләре һәм шә­һәр оешмаларының иҗат отчетлары югары дәрәҗәдә үтте. Авылларда күчмә прог­раммалар 2019 елда Россиядә театр елына багышланган “Театр сәхнәсе” дип исемләнгән район театр фестивале төрендә дәвам итә – җирле үзешчәннәр тырышлыгы һәм көче белән спектакльләр күрсәтелә.

Юрий Сиякин, район башкарма комитеты мәдәният бүлеге начальнигы:
– 2018 ел тулаем алганда уңышлы булды. Грант проектларына, шул исәптән “Валда шинясь” мордва мәдәниятенең республика фестивален уздыру, “Ә Тәтештә һәм шәһәр берәмлегендә чабаталар үрәләр” дигән музей проектын тормышка ашыру, иң яхшы мәдәният учреждениеләрен һәм аларның хезмәткәрләренә ярдәм итү буенча ТР Мәдәният министрлыгының аерым грантларына ирешү торышы да уңай бара. Хәзерге, 2019, елда да алда зур эшләр тора. Район мәдәният йортын капиталь ремонтлау планлаштырылган, без китапханәбезнең 100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез, ә 2020 елда – безнең музейның 100 еллыгын. Бу юбилейны күздә тоткан гади тамаша чаралары гына түгел, шулай ук зур әзерлек эшләре дә, ул инде актив рәвештә алып барыла. 
Әгәр матур уй-ниятләр  һәм аны чынга ашыра торган бердәм кешеләр бар икән, ул чакта уңыш та килә. Безнең районның мәдәният хезмәткәрләре – бердәм команда, бер гаилә.   

 

фото Ләсән Хәйруллинанын шәхси альбомыннан

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев