Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Беренче май көйләре

Беренче май гадәт буенча яз билгесе, кояш җылысы, авыл хуҗалыгы эшләренә үзенә бөр төрле старт бирелү дип санала. Россия­леләр өчен соңгы вакытлардан алып бу әле май каникуллары башлану да.

(Тәтеш, 1 май, «Тәтеш таңнары», Елена Калашникова, фото Роза Преснова архивыннан).

Совет заманында беренче майда парадлар һәм киң күләмле күмәк йөрешләр булган. Кызыл әләмнәр һәм шарлар әлеге датаның аерылгысыз билгесе булып торган. Өлкән буын тәтешлеләр бу вакытларда шәһәрдә ничек итеп күңелле мохит хөкем сөрүенә шатланулары хакында искә төшерә. 

“Без тирәк, каен ботаклары яфрак ярсын өчен,  алдан ук кисеп алып суга утыртып куя идек, аннары кәгазьдән чәчәкләр ясадык һәм аларны шунда беркеттек. Таяктагы зур ал канәферләр һәм күгәрченнәр аеруча да истә калган. Әлеге бәйрәмгә әни миңа матур күлмәк һәм аяк киеме сатып ала иде. Бар кеше дә тигез бер рәт булып тезелеп барды һәм  трибуна янына җиткәч “Ура!” дип кычкырды. Балачакта демонстрация­дән соң кибеткә бара һәм монпансье сатып ала идек”, – ди шәһәрле Роза Чахирева.

Монастырскийда яшәүче Светлана Грошева өчен 1 май – үзенчәлекле дата: ул шушы көнне туган һәм утыз биш елдан артык элек ире белән танышкан. 

“Әни мине демонстрация барган вакытта якты дөньяга аваз салдың дип сөйләгән иде. Һәм башта миңа Майя дип исем кушарга теләгәннәр. Әти белән урамнан барганда, һәм ул, күмәк халыкка карап болай дип әйткәнен хәтерлим: “Боларның барысы да синең туган көнеңне билгеләп үтә дигән кичерешләр барлыкка килә”, – дип сөйли ул. 

Шәһәрле Геннадий Константинов шулай ук 1 майда туган. 

“Бер көндә ике бәйрәм булуы бик тә уңайлы, – дип шаярта ул. – Сигез ел элек булган хәл аеруча да күңелемә сеңеп калды. Бәйрәмнәрдә безгә туганымның улы үзенең хатыны һәм аның әнисе белән килде, баксаң, аның да туган көне 1 майда икән”. 

Геннадий Валерьевич һәм аның сабакташларының әле тагын матур гадәтләре бар икән: ел саен Яз һәм хезмәт көнендә очрашалар. 

“Без алай күп тә калмадык инде, әмма очрашуга кем килә ала, башка шәһәрләрдән Тәтешкә кайта. Быел шулай ук очрашырга ниятлибез”, – дип уртаклаша ул.

“Тынычлык! Хезмәт! Май!” дигән танылган сүзләр котлауларда әүвәлгечә  үк яңгырый, ә халыкны берләштергән матур бәйрәм тәтешлеләрнең яраткан көннәренең берсе булып кала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X