Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Без матурлыкка сөенәбез”

Зур Әтрәч җирлегендә яшәүчеләр, аның составына өч авыл керә, гражданнарның үзара салым программасы тормышка ашырыла башлаган вакыттан алып аңарда актив катнаша.

(Тәтеш, 17 ноябрь, "Тәтеш таңнары"). Авыл кешеләре 2019 елда 350 мең сум җыйган; Татарстан Республикасы Хөкүмәте шуңа 1 миллион 400 мең сум өстәгән (1гә 4 исәбеннән); барлыгы – 1 миллион 750 мең сум тәшкил иткән.

Акча юнәлтелгән:

• Зур һәм Кече Әтрәчтә 800 метр юл төзелешенә;
• юл аркылы яңгыр сулары агу өчен торбалар сатып алуга һәм урнаштыруга;
• урам яктырткычлары сатып алуга һәм урнаштыруга;
• һәрбер йорттагы адресны күрсәткән элмә такталарны алыштыруга;
• карт агачларны кисүгә;
• Зур һәм Кече Әтрәчтә видеокүзәтү системасы урнаштыруга;
• Никифоровкада зиратны коймалап алуга;
• Зур Әтрәчтә һәм Никифоровкада чишмәне төзекләндерүгә;
• савыр һәм декоратив куак үсентеләре сатып алуга һәм утыртуга;
• Зур һәм Кече Әтрәчтә зиратны коймалап алган рәшәткәләрне буяуга.

Шушы араларда җирлектә ял зонасын (рәсемдә) ачу булды. Хезмәт сөючән, кунакчыл авыл кешеләре төзекләндерелгән мәйданчыктагы чишмәгә матур беседка ясаганнар, савырлар, үзенчәлекле куаклар утыртканнар, күлне зурайтканнар, ял урынын тимер рәшәткә белән әйләндереп алганнар. “Әлеге барлык матурлыкны без гражданнарның үзара салым акчасы ярдәмендә тормышка ашыра алдык. Авылда яшәүчеләрнең акчасы барлык кирәкле материалларны сатып алуга юнәлтелде, ә якташлар Мәдинә Гатиятуллина, Миңнегөл Ибраһимова, Роза һәм Ислам Фәйзуллиннар беседканы урнаш­тырганда, мәйданчыкны төзекләндергән вакытта иганә ярдәме күрсәтте. Планда – биредә бәйрәмнәр үт­кәрү өчен, әлеге ял урынын киңәйтү”, – диде җирлек башлыгы Илнур Юнысов. 

“Безнең тирә-юнебез матурлана баруга сөенәбез, – дип күңел кичерешләрен белдерделәр авыл кешеләре. – Җирлек башлыгы Илнур Шәйхулла улы  безнең барлык киңәшләрне һәм тәкъдимнәрне тыңлый, һәр бурыч-эшне үтәр өчен күп көч куя. Без дә аңа булышабыз”.

“Алга таба Зур һәм Кече Әтрәчтә урам юллары төзүне һәм ремонтлауны дәвам  итәргә ниятлибез, – дип дәвам итә әңгәмәне җирлек башлыгы. – Кече Әтрәчтә авыл кешеләре зиратка истәлек стеласы урнаштырырга тели, Зур Әтрәчтә – чишмә территориясен төзекләндерергә, яктырткычларны заманчага һәм утны аз сарыф итә торганына алыштыруны дәвам итәбез”.

Илнур Шәйхулла улы аралашу барышында һәрбер авылдашының туган җирне төзекләндергән вакытта гаять зур ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте. “Авылдашлар һәрчак булыша, – диде Илнур Юнысов. – “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Радик Галимҗан улы һәр чараны үткәргәндә киңәше һәм финанс яктан актив булыша”.

Мөселманнар өчен изге Мәүлид бәйрәмен уздырганда биредә дин әһелләре, “Ак калфак” активы, авыл кешеләре һәм кунаклар бергә җыелды. Районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов чарада катнашучыларга үтемле вәгазь белән мөрәҗәгать итте, районның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова һәм башкалар җылы теләкләрен белдерде. Зур Әтрәчтә авыл кешеләре ярдәмендә мул табын оештырылган,  хуҗалык җитәкчесе Радик Нургалиев Кече Әтрәчтә  Коръән мәҗлесе уздырган. 

Халыкның гореф-гадәтләрен хөрмәтләүче кунакчыл Әтрәч җирендә яшәүчеләрнең туган якларының бай тарихына сакчыл мөнәсәбәттә булулары, үзләренең кече ­ватаннарын яратып, кайгыртып төзекләндерүләре чын күңелдән сөендерә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев