Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Без сезнең исемнәрне хөрмәтлибез һәм хәтерлибез

Якшәмбе көнне иң мөһим бәйрәм – Җиңү көнен билгеләп үтәбез. Бу безнең данлыклы һәм миллионлаган һәлак булучылар турындагы истәлекле көн, без алар алдында мәңгегә бурычлы. Тәтеш районыннан фронтка 12 меңнән күбрәк кеше киткән, шуның 8 меңе исән килеш әйләнеп кайтмаган.

Тәтешлеләр тиң­дәш­сез батырлык күр­сәткән, алар сугышчан бүләкләр белән билгеләп үтелгән.
Биш меңнән күбрәк тәтешле сугышчан орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән, шу­ның йөз дә сигезе – ­хатын-кызлар. 
Безнең өч йөзгә якын якташыбыз Ленинград һәм Сталинградны сак­лаган, дүрт йөздән күбрәге Курск дугасы бәрелешләрендә катнашкан, өч йөз унбере ­Берлинны алган.
Тәтеш җиренең сигез улына: Дряничкин Михаил Ефимович, Елисеев Михаил Григорьевич, Иванов Петр Артемь­евич, Иванов Николай Петрович, Родио­нов Петр Зиновьевич, Рыжов Михаил Георгиевич, Староверов Яков Петрович, Ханжин ­Павел ­Семеновичка Советлар ­Союзы ­Герое дигән югары исем бирелгән.
Биш тәтешле: Дегтев Сергей Сергеевич, Зотов Николай Иванович, Малкин Петр Иванович, Сафонов Гавриил Васильевич, Садовников Григорий ­Данилович Дан ор­дены­ның тулы кавалерлары булды.
Безнең хәтердә Бөек Ватан сугышының һәр сугышчысы – герой.

– Хөрмәтле Бөек ­Ватан сугышы ­ветераннары һәм тыл эшчәннәре, хөр­мәтле Тәтеш районында яшәүчеләр, сезне Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән котлыйм! 
Җиңү көне – сугышчан фидакарьлек һәм халыклар бердәмлеге көне, илебез өчен иң кадерле бәйрәм, аңарда халыклар горурлыгы һәм халык хәтере берләшкән.
    Без һәр ­ел­ны 9 майда Мәңгелек ут янына ки­ләбез, Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен үзләренең гомерләрен дә кызганмаучыларны искә алып баш иябез. Һәлак булган фронтовикларны, якты дөньядан киткән Бөек ­Ватан сугышы ветераннарын, хәзерге вакытта исән-имин булган ветераннарны, тыл эшчәннәрен данлап хөрмәт белдерәбез: без сезнең каһарманлык һәм батырлык бәрабәренә алдынгы сызыкта һәм героик тылда җиңүегезне аңлыйбыз. Без сезнең алда мәңгелек бурычлы, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис ­Сафиуллов. 
Ни аяныч, вакыт аяу­сыз. Шул коточкыч елларны үз башыннан ки­черүчеләр елдан-ел кими бара.  
–     Хәзерге яшьләр үз­ләренең бабалары һәм якыннарының үткәндәге каһарманлыгы турын­да белергә тиеш. Яшь тәтешлеләр кыю­лыкка, ныклыкка, ва­танпәр­вәр­леккә, беренче чиратта, безнең хөрмәтле ветераннардан өйрәнергә тиеш. Сезгә, хөрмәтле ветераннар, без мәңге рәхмәтле, чын йөрәктән һәркемгә җитешлек һәм озын гомер,   сәламәтлек, тыныч күк йөзе телим! Бөек Җиңү көне белән! – дип котлады тәтешлеләрне безнең ­район башлыгы.     
Ватанны саклаучылар фронтта үз гомерләрен дә кызганмыйча аның азатлыгын яуладылар, эшчәннәр тылда Җиңүгә ныклы нигез булдырдылар. Хезмәт казанышлары һәм Җиңүгә чын күңелдән ышану аларның көчле коралы булды. Тәтешле хатын-кызлар трактор рычаглары артында ир-атларны алыштырдылар, урман кистеләр, оборона корылмаларында хезмәт куйдылар, балалар кырда, ындыр табакларында, фермада эшләделәр, кызылармиячеләр өчен әйберләр җыю белән шөгыльләнделәр, хатын-кызлар һәм балалар сугыш вакытларының барлык авырлыкларын һәм кыенлыкларын үз җилкә­ләрендә күтәрделәр.
Тәтешлеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларының истәлеген изге саклыйлар, аларның исемнә­ре һәйкәлләрдәге һәм ­обе­­­лисклардагы ­гра­нитка, мәрмәргә мәң­геләш­терелгән. Рай­он­ның торак пунктларында һәйкәл куелган урыннарның торышын кайгырталар, ә кайбер, мәсәлән, Бакырчы, Киртәле кебек җирлекләрдә тулы бер мемориаль комплекслар төзелә. Быел Алабирдедә, Келәштә, Никифоровкада һәм рай­онның башка авылларында яңа һәйкәлләр төзү ­планлаштырыла. 
–     Тоншермада Җиңү көненә яңа һәйкәл тө­зелде, – дип уртаклашты Келәш авылы җирлеге башлыгы Фәнил Галимов. – Авыл кешеләре аны гражданнарның үзара салым акчасына ясап куярга хәл иттеләр. Эшләр тәмамланды, территория шулай ук төзекләндерел­де. Бөек Ватан сугышы фронт­­ларында 92 тоншермалы һәлак булган, 98е җиңү яулап кайткан, 190 исем кара ­гранитта мәңгеләштерелде. Бирегә килү – ул безнең, нәсел дәвамчылары өчен, әти­ләр һәм бабайларның данына, аларның каһар­манлыгы һәм батырлыгы алдында баш ия, тыныч күк йөзе өчен аларга рәхмәт сүзләре белдерә алу мөмкинлеге. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X