Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Без тарихыбызны саклыйбыз”

Традицияләрне саклап калу гаиләдән, әби-бабаларыбыздан килә, дип саный район  Рус милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Татьяна Лубганс.

(Тәтеш, 24 июнь, "Тәтеш таннары").  Халык мәдәниятен саклау турында кайгыртып, без үз милләтебезгә карата яхшы мөнәсәбәтебезне күрсәтәбез.

Традицияләрне саклап калу гаиләдән, әби-бабаларыбыздан килә, дип саный район 
Рус милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Татьяна Лубганс.

– Безнең районның рус халкының гореф-гадәтләрен авыллар саклый, – ди Тать­яна Лубганс. – Безнең әби-бабайларыбыз хәтерне генә түгел, ә ата-бабаларыбызның көнкүреш әйберләрен дә кадерләп саклыйлар. Моның өчен без аларга рәхмәтле булырга тиеш – безнең тарихыбыз яши һәм яшь буын өчен кирәк. Балалар бакчасыннан һәм мәктәптән башлап рус мәдәнияте белән милли уеннар, күргәзмәләр, бәйрәмнәр аша танышу башлана. Алга таба мәдәният белән танышу районның Тәтеш ягы тарихы музеенда бара. Район һәм авыл мәдәният йортлары, китапханәләр – безнең үзәкнең аерылгысыз өлеше, алар рус мәдәниятен халыкка күрсәтәләр, яшь буынны чараларга җәлеп итәләр.

Яшьләр халыкның мәдәнияте һәм көнкүреше белән кызыксынып танышалар.

– Әңгәмәләрдә, әйтик, шәһәр мәктәпләрендә укучылар үз шәҗәрәләре турында сөйлиләр. Үз халкын көн саен данлаган иҗат кешеләренә һәм битараф булмаган яшь буынга, үз халкының тарихы һәм үсеше өчен зур эш башкарган һәркемгә рәхмәт әйтәсе килә. Удельное Нечасово авылы мәдәният йорты директоры Наталия Анатоль­евна Прутская үз һәм якын-тирә авыллар территориясендә рус  халкы гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча актив эш алып бара. Жуково авылы мәдәният йорты директоры Наталья Александровна Борисованың һәм коллективның эше хөрмәткә лаек: мәдәният йорты базасында “Ромашки” рус ансамбле эшли, ул район күләмендәге чараларда рус халык иҗатын данлый. Монас­тырский авылы мәдәният йорты директоры Любовь Александровна Тимаринага барлык ­башлангычларда да Тимариннар – Кирилиннар гаиләсе ярдәм итә, алар бер генә рус бәйрәмен дә калдырмый, – дип сөйләде безгә Татьяна ­Николаевна.

– Минем әнием, студент чагында үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөргән – рус кос­тюмнарында төрле чараларда чыгыш ясаган (хәтта фотолар да сакланган). Рус җырларына мәхәббәтне безнең мәктәптә музыка укытучысы Любовь Ивановна Любавина үстерә. Өлкән апам Юлия безнең балалар өчен костюмнар тегә. Балалар әлеге костюмнарны төрле чараларга саклык һәм шатлык белән кияләр, чөнки костюмнар киеп чыгыш ясау – ул җаваплылык та, матурлык та, – дип уртак­лашты Монастырский авылында яшәүче Марина Кирилина.

– Рус мәдәниятенә мәхәббәт – бишектән башланды. Мәк­тәптә туган якны өйрәнү түгәрәгендә шөгыльләндем, җирле музейда рус халык костюмнары күп иде, – дип сөйли Юлия Тимарина. – Кечкенәдән авыл һәм район сәхнәләрендә еш чыгыш ясадым. Әни һәм әби костюмнар белән булышты. Әби үзе тегә, үзе кисә иде, тегү осталыгына мине дә өйрәтте. Беренче күлмәкне мин өлкән кызыма 20 ел элек тегеп куйдым, ул әле дә бездә саклана. Барлык бәйрәмнәргә дә матур костюмнар тегәргә тырышам. Алар бик күп инде: балалар, туганнарымның балалары үсә. Без халык костюмнары киеп фотосессияләр оештырырга яратабыз. Әбинең кәрҗиннәр һәм тагын шундый башка әйберләр үрүләре турында сөйләгәннәре әле дә хәтеремдә, ә бабай безгә чана ясады, мин дә балаларыма  рус мәдәниятенә хас булган бу мәхәббәтне сеңдерергә тырышам. Балалар үз халкының һәм төрле милләт кешеләренең милли мәдәни традицияләрен үзләштерсеннәр һәм хөрмәт итсеннәр иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев