Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Без яшәгән йорт

Олы Шәмәк авыл җирлеге – район территориясендә иң күп кеше яшәгән җирлекләрнең берсе.

(Тәтеш, 3 октябрь, "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина(автор фотолары)).  

Аның составына 3 авыл һәм Победа поселогы керә, анда 950 кеше теркәлгән, ә даими яшәүчеләрнең исәбе азрак.

Редакция машинасында  җир­лек үзәгенә килеп җиткәндә без Олы Шәмәктән чыгу юлындагы юл кырыена бушатылган вак таш өеменә игътибар иттек. Биредә юлларны ремонтлау эшләре планлаштырыла дигән нә­тиҗәгә килдек без. Эш урынында каршылаган җирлек башлыгы Алексей Афанась­ев (рәсемдә) әлеге вак ташны үзара салым программасына алынганлыгын әйтте. Олы Шәмәктәге Пролетар урамында 75 метр тирәсе юл ремонтланылачак. “Юл  мәсьәләләре акрынлап хәл ителә. Мәктәп урамында узган ел 173 метр юлга вак таш җәелде, ә быел – 245”, – дип  төгәллек кертте ­Алексей Иванович.

Җирлекне үстерү планы күп кенә мәсьәләләрне чишүне күз уңында тота. Боларның барысы да бер көндә генә хәл ителми. Моның өчен финанслау зарур. “Кешеләр үзара салым программасы буенча акча җыюда актив катнаша. Торак пунктларны төзекләндерүгә 500әр сум җый­дык, дөресен әйт­кәндә, әлеге игелекле эшкә барысы да үзеннән өлеш кертмәде, барлыгы – 72 процент кеше генә, – дип җавап бирде безнең сорауга җирлек башлыгы. – Респуб­лика ярдәме белән бергә алынган акчага төзекләндерү буенча эшләрне дәвам итәбез”. Олы Шәмәктәге Кутузов урамында  авыл кешеләрен сөендереп, урам яктырткычлары куелган. Быел анда 450 метр электр линиясе сузылган, 5 яктырткыч урнаш­тырылган. Планда – тагын өстәмә ике яктырткыч кую. Кече Шәмәктәге авыл клубы янәшәсендә видеокүзәтү системасы урнаштырылган, Олы Шәмәктә – авылга керү юлында, мәдәният йорты һәм административ бина янында. Кече Шәмәктә һәлак булучылар Обелискы коймалап алынган. Олы Шәмәктә һәм Кече Бисәрдә зиратларда керү ишеге белән коймалап алу буенча ремонт үткәрелгән. Олы һәм Кече Шәмәктә  балалар мәйданчыклары урнаштырылган, анда хәзер уйнар өчен урын бар.  Ике авылда да 45 мәктәпкәчә бала бар, мәктәп укучылары – 72. Алексей Ивановичның  эш бүлмәсе тәрәзәсеннән уен  мәйданчыгының  балаларга ничек кирәкле булуы күренеп тора. 
Урамнарның бер өлешенә су кертү, Кече Бисәрдәге буаны чис­тарту, район үзәгенә автобус йөрүне оештыру җирлек җитәкчелеге  контрольлегендә. 

Кешеләр, үсеп килүче буын, авылның бүгенгесен һәм киләчәге турында кайгырту – бу җирле администрация­нең беренче чираттагы бурычы. Әмма депутатларның, иҗтимагыйчыларның һәм җирлектә яшәүчеләрнең барысының да ярдәме мөһим. Чөнки уртак йортны  бары тик бергәләп кенә тәртипкә китерергә мөмкин. “Мин үземнең авылдашларыма бик рәхмәтле, чөнки алар һәрвакытта ярдәмгә килергә әзер. Менә, мисалга, Кучасы елгасы аша күпер искергән иде. Ә аның аркылы укучылар юлны кыс­картып Совет урамыннан Мәктәп урамына йөриләр.  Күперне ремонтлау үтенеченә Николай Тимесков, Сергей Савелькин, Виталий Байгулов, Валерий Байгулов теләк белдерделәр, – дип сөйли Алексей Афанасьев рәхмәт белдереп. – Үзләренең эш кораллары белән килделәр һәм аны нык, куркынычсыз итеп ясадылар. Келәшнең агач эшкәртү цехы хуҗасы Фәнил Галимов материаллар белән булышлык күрсәтте. Ул шулай ук Кече Шәмәктә 200 метрлы мәктәп коймасын ремонтлауда  да ярдәм итте”. 

Үз максатларына ирешүче, эшенә һәм кешеләргә битараф булмаган җирлек башлыгы белән әңгәмә бик нәтиҗәле булды.  Без башкарылган эшләр, киләчәккә планнар турында белдек. 
Күп нәрсәләр эшләнелгән, әмма төзекләндерүнең, кыскасы, башлангычы бар, ләкин азагы юк. Авыл халкы белән очрашканда алар  авылның үсүен һәм алга китүен теләүләрен белдерделәр. Туган җирләренең киләчәге барлыгына алар ышана. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев