Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безгә нибары исем генә мәңгелеккә бирелә. Без китәбез, ә исем кала...

“Авангард” редакциясе һәм Тәтеш ягы тарихы музее коллективы “Үткәннәрдә тарих” дигән махсус проект башлап җибәрә.

(Тәтеш, 5 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Исем һәм данлы эшләр – менә нәрсәләрне без нәсел дәвамчыларның йөрәгендә һәм хәтерендә калдырабыз. Әле безнең хакта хәтерләгәндә, без дә яшибез... 

Районыбызның төп вакыйгалары, аның каза­нышлары һәм җиңү­лә­рендә биредә яшәүче кешеләр тора,  аларның язмышлары һәм хезмәт батырлыклары белән тарихыбыз барлыкка килә.

Тәтешлеләр күп фами­лияләрне ишетеп белә, әмма буыннар алмашына һәм кайчакларда алар турында оныталар. Без болай булуын теләмәс идек. 

Дуслар, әйдәгез бергәләп, әлеге гаҗәеп кешеләрне искә алыйк һәм алар турында район гәҗитләре битләрен­нән балаларга җиткерик.Әйтегез әле, әдәпле Горбышевлар гаиләсен, җитди Николай Михайлович Васильевны яки ягымлы һәм киң күңелле Людмила Афанасьевна Лапаеваны, сәләтле Римма Пет­ровна Артемьеваны, гадел Эдуард Петрович Трофимовны, эшлек­ле Федор Андреевич Хохловны, актив Ибраһим Вәли улы Садыйковны, аны район чикләреннән дә ары белгәннәр – ул колхозны бөтенсоюз дәрәҗәсенә күтәргән, өлкән буын ке­шеләреннән кемнәр генә хәтерләми икән. Ә безнең гаҗәеп табиблар – Сучков Иван Ивановичны, Кондаков Валериан Николаевичны, Свешникова Елена Ивановнаны, Перунова Лидия Михайловнаны. Алар һәм башка тәтешлеләр хакында әлеге махсус проект кысаларында гәҗитебез битләрендә бастырачакбыз.

Проект тема­сы ­буенча ре­дакциягә җибә­релгән хатларны һәм шалтыратуларны сөенеп кабул итәчәкбез.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X