Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безнең тормыш – шәһәребез тормышының бер өлеше

Тәтешлеләр шәһәрне үз­ләренең уртак йорты дип саныймы?

(Тәтеш, 16 август, "Тәтеш таңнары").  Гәҗит журналистлары әлеге сорауга җавап эзләү максатыннан кулларына фотоаппарат алып, җәяүләп “редакция (Свердлов урамы) – Көньяк микрорайон” маршруты буйлап мөхәррир йөкләмәсе буенча юлга кузгалды.

Безнең тормыш эштә үтә, һәм саф һавада йөрер, эскәмиядә утырыр өчен буш вакыт калмый да диярлек, кайчакларда хәтта туганнар белән аралашырга да вакыт җитми. Әлеге көндәлек эшләр ыгы-зыгысында юлларга игътибар да итмибез, ә машина тәрәзәсеннән тирә-юнь шактый чикләнгән. Ә шәһәребез нинди гүзәл! Хәтта күренешләрне күргән туристлар да урамнар һәм йортларның матурлыгын, йорт яны территорияләренең чисталыгын билгеләп үтә.

Редакция бинасыннан чыгабыз. Һава торышы искиткеч яхшы. Менә бер төркем төрле яшьтәге кешеләр кырпы балыгы янында истәлеккә сурәткә төшә. 

Танышабыз: баксаң, болар шәһәребезгә Буадан экскурсиягә килгән Ильиннар гаиләсе икән. Татарстанда бердәнбер балыкчылык музее турында ишетеп беләләр. “Аны үз күзләребез белән күрүгә бик сөенәбез. Без өч ел элек Томск өлкәсеннән күченеп кайттык. Тәтештә икенче тапкыр булуыбыз. Ике кызыбыз, улым, кияү һәм оныклар белән килдек. Тәтешнең шундый тиз үзгәрүенә гаҗәпләнәбез. Ике ел элек күргәннәр белән чагыштырырлык түгел. Паркыгыз да шактый үзгәргән. Хәзер шунда барабыз, балаларның ял итәсе килә – сезнең анда ниләр генә юк”, – ди гаилә башлыгы Василий. “Ә сездә нинди матур манзара! Манара торган урында, текә ярдан гаҗәеп матурлык җәйрәп күренә! – дип соклануын белдерә аның хатыны Зоя. – Танылган баскыч буйлап та йөрисебез килде, ләкин анысын икенче вакытка калдырабыз!” 

Матур тәэсирләрдән әйтерсең лә кояш та яктырак балкый. Асфальттан чыккан җылыны тоеп, тигез юлларга хозурланып, алга таба ашыгабыз. Узып барышлый Карл Либкнехт урамындагы күп фатирлы йортларның ишегалларына күз салабыз: юллар чиста, чәчәкләр үсә, вак ташлар белән бизәлгән, шулай да алар күркәмлек өстәп тора. Биредә киң күңелле кешеләр яшәгәнлеге күренә. Володар, Калинин, Толстой урамнары буйлап күтәренке рухта йөргәндә хуҗаларның үз йортларының тирә-­юнен ничек итеп төзекләндерүенә игътибар итәсең, коймалар һәм капкалар йә яңа эшләнгән, йә яңа гына буялган. Үләннәр һәр җирдә диярлек пөхтә итеп чабылган. 

“Коммуналь хезмәткәрләр дә тырыша, без үзебез дә чабабыз, – дип уртаклаша Калинин урамыннан Галина. – Ирем чапкыч сатып алды – барысы да тел-теш тидермәслек түгел, ләкин матурлыкны булдырабыз”.

Маршрутның соңгы ноктасына – Көньяк микрорайонга җитәбез. 

Менә ул – гүзәллек һәм күңел бизәге: брусчаткадан ясалган матур юл фонтанга алып килә. Читләрендә тигез, төз савырлар урын алган (аларны күптән түгел генә утырттылар, әлегә тернәкләнеп китү вакыты), газон үләне дә үсәр өчен  көч туплый. Җәлил урамын узабыз һәм сукмак буйлап шәһәр читенә чыгабыз. Биредә бордюрлар җыйнак итеп өелгән, әзерләп куелган ком һәм вак таш якында урнашкан урамнарда тиздән үзгәреш булачагы хакында сөйли.

“Без үз шәһәребезне яратабыз. Аның иң матур микрорайонында яшибез, дип саныйбыз”, – диделәр бертавыштан Көнь­як урамындагы 20-13-15-18 йортлардагы хатын-кызлар. Алар балалар мәйданчыгындагы эскәмияләрдә утыралар һәм үзләренең сабыйларын күзәтәләр, вакытны кыскарту өчен тормыш-көнкүреш ха­кында әңгәмә коралар. Ханымнар ишегалдына карата үзләренең хыяллары белән дә уртак­лашырга ашыкты. “Безнең ишег­алды зур, кешеләре тату. Пенсионерлар күп, әмма яшьләр тагын да күбрәк. Әлеге балалар мәйданчыгына барлык микрорайондагы сабыйлар һәм үсмерләр җыела. Аңардан да яхшы урынны табып булмастыр. Менә безнең дә үзәк парктагы кебек булсын иде – тигез юл өслеге, әбиләргә һәм әниләргә кояштан яки җилдән ышыкланыр өчен беседкалар белән. Ә кая да булса читтәрәк футбол кыры урнаштырылсын иде”. Һәм зирәк итеп өстәп куйдылар: “Хыялларыбызга чынга ашырга язсын, барысына да үз вакыты җитәр, алдан фаразлап куймыйк”.
Биредә соравыбызга да җавап таптык. 
“Яраткан шәһәребез шундый якты һәм иркен, чәчәккә күмелгән, бу безнең уртак  йортыбыз, әлбәттә, – диделәр тату итеп Көнь­як микрорайонда яшәүчеләр. – Безгә монда уңайлы һәм рәхәт”.
Мәдинә Ибәтуллина 
(автор фотолары)  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев