Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безнең уртак җиңү!

Тәтеш шәһәрендәге буаны төзекләндерү проекты кечкенә шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруда иң яхшы проектлар Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләре исәбенә керде.

Белешмә
Бәйгегә Россиянең 82 төбәгеннән 455 гариза бирелгән иде. Техник экспертиза нәтиҗәләре буенча бәйгенең киләсе этабына 434 проект узды. Комиссиянең ачык яклавына Россия Федерация­сенең төрле субъектларыннан 198 бәйге гаризасы кабул ителде. Татарстан Республикасыннан конкурска бирелгән барлык 23 гариза финалга үтте. Мәскәүдә 26-27 майда Федераль бәйге комиссиясе әгъзалары, Ведомствоара эшче төркемнәр әгъзалары һәм экспертлары алдында ачык яклау булды, анда финалчылар бәйгегә биргән үз проектларына тәкъдим итү ясадылар. Яклау нәтиҗәләре буенча 28 майда Федераль комиссия 80 иң яхшы проект-җиңүчене сайлап алды. Татарстан республика җирлекләрендә һәм кече шәһәрләрендә төзекләндерү проектларын тормышка ашыру өчен мөмкин булган 80нән 14 грант отты. Бәйге сайтыннан утырышның туры трансляциясе алып барылды, халык алдында ясаган чыгышларны һәм экспертларның дебатларын теләге булган һәркем күзәтеп  бара алды.

“Шәһәр буасы” проекты “Яшәүчеләр саны 10нан 20 меңгә кадәр булган кече шәһәрләр” номинациясендә җиңде.

Әлеге номинациядә катнашкан шәһәрләр проект­ларны тормышка ашыруга 2019 ел азагына кадәр үзләштерү вакыты белән федераль бюджеттан 55­ миллион сумга кадәр ак­ча алачаклар. Тәтешнең “Шәһәр буасы”, бәйгенең башлангыч этапларын үтеп, ачык яклауга үткәрелде, аны район башлыгы Рәмис Сафиуллов узган якшәмбедә Мәскәүдә Федераль конкурс комиссиясе һәм Ведомствоара эшче төркем әгъзалары алдында уңышлы үтте.

Рәмис Хатыйп улы җитәкчелегендәге проект  командасы әзерләгән гариза шәһәрлеләр ихтыяҗына, бәйгенең барлык таләпләренә җавап бирде һәм  экспертларга буаның яңартылган территориясе шәһәрнең җәмәгатьчелек киңлеген үстерү ноктасы булачагын дәлилли алды. Ә алда яңа этап – проектны тормышка ашыру.

“Экспертларга авырга туры килде – яхшылардан иң яхшыларын сайлап алырга кирәк булды. Чөнки һәрбер шәһәр үзенә күрә бер төрле кызыклы, әмма безнең Тәтеш – бердәнбер! Үзенең тарихы, ландшафты белән үзенчәлекле. Тәтеш­леләр охшашлыкны һәм мәдәни мохитне сакларга омтылалар, без буа территориясен ял итү һәм аралашу урыны сыйфатында яңартырга, шәһәр кунаклары һәм турист­лары өчен күзәтү зонасын зурайтырга, җәмәгатьчелек киңлеген җәелдерергә телибез. Проектны яклаганда мин әлеге сүзләрне катнашучыларның һәркайсына аңлаешлы итеп җиткерергә тырыштым, – диде Рәмис Хатыйп улы. – Команданың барлык әгъзаларына рәхмәт белдерәм, аеруча да Аркадий Семенычев, Наталья­ Понедельникова, Инга Сәфәрова, Алена Федорова, Артем Абрамов, Галина Драгунова, Ирина Козловага. Җиңүгә уртак омтылыш белән берләшкән команда проект өстендә берничә ай дәвамындагы киеренке эш барышында шәһәребезнең потенциалын ача, аның бай тарихын күрсәтә, куелган бурычларның стандарт булмаган чишелешләрен тәкъдим итә, дөрес итеп басым ясауны белемле итеп куя белә, техник документларны әзерли һәм гаризаларны рәсмиләштерүдә үзен иҗади яктан күрсәтә алды. Бәйгедә җиңү – бу уртак көчебезнең нәтиҗәсе, чөнки уңыш һәркемгә бәйле, ә шәһәрне саклау һәм аңа яңарыш өстәү – безнең уртак бурыч”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев