Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүген – Татьяна көне

Әлеге бәйрәм хәзерге студентларны берләштерә, күптән түгел булганнарын күңел күтәренкелеге белән баета, үткәннәрне матур хатирәләр белән тулыландыра, чөнки безнең һәркайсыбыз, яки күбебез кайчандыр студент булган ­кешеләр.

(Тәтеш, 25 гыйнвар, «Тәтеш таннары»). Исегезгә төшерәбез, студент бердәмлегенең символы булып торган әлеге бәйрәменең тарихы 1755 елга барып тоташа, ул чакта император Елизавета Мәскәү университеты төзелүе турындагы Указга кул куя. Аны билгеләп үтү гадәте бүгенге көнгә кадәр сакланган.

Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студентлары әлеге күркәм бәйрәм хакында менә нәрсәләр сөйләделәр:

Виктория ЦЫГАНОВА: “Бу көнне без барыбыз да ак футболкалардан һәм чалбарлардан киләбез дә бер-беребезгә маркерлар белән рәсемнәр ясыйбыз. Шуннан соң кич белән бергәләп кафега барабыз һәм чәй табыны янында сөйләшүне дәвам итәбез. Тәүге тапкыр форумга баруым иң матур тәэсирләр калдырган мизгелләрнең берсе булды. Сиңа төнге сәгать 3тә уянырга, әйберләреңне җыярга һәм нәрсәнедер көтеп берничә сәгать барырга туры килә икән, бу инде әйтеп бетергесез хисләр. ТГКГЗда “Сәламәт яшәү рәвеше ритмы” фестивалендә ничек итеп биегән һәм 3нче урынны алган идек. Гади итеп әйткәндә кызыклы, без үзебезне канәгатьләндереп яшибез”.

Елена ЧЕМЕРОВА: “Безнең уку йортында студентлар көнендә спорт эстафеталары үткәрәләр, концерт төрендә күңел ачу программалары оештыралар. “Студентлар көне” бәйрәме башка студентлар кебек, минем өчен дә әһәмиятле. Әлеге көнне бөтен төркемебез белән бәйрәм итәбез, чөнки ул һөнәри бәйрәмгә охшаш, шуңа күрә мин барлык студентларны әлеге искиткеч көн белән котлыйм. Уку барышында беренче имтиханнар минем өчен иң истәлек­ле мизгелләр булды. Бу барлык коллектив белән очрашкан беренче җитди сынавыбыз. Әмма иң мөһиме шунда, без аны бергәләп, бер-беребезгә ярдәм итеп һәм хуплап үттек. Техникумда тапкан дусларның йөрәктә гомер буе сакланып калуын аңлау күңелле”.

Рифат РӘХИМКУЛЛОВ: “Студентлар көне – 25 гыйнварда, нәкъ тә менә бу көнне без дуслар белән кинотеатрга барабыз, уку вакытында төшкән фоторәсемнәрне карыйбыз һәм мәктәп еллары белән чагыштырып безнең ничек үзгәргәнлегебезгә гаҗәпләнәбез. Бу көнне бергәләп җырлыйбыз, биибез, көләбез, тормышка сөенәбез. Минем матур һәм онытылмас вакытлар күп булды. Бервакыт мин үземнең дус­тым белән дәрескә соңга калдым, һәм без, бернигә карамыйча, техникумга йөгердек, ишекне шыпырт кына ачтык та үз урыннарыбызга күренмичә генә утырдык. Бәхеткә,   юклыгыбызны белмәделәр дә, чөнки без нибары берничә минутка гына соңга калдык. Ләкин инде хәзер дәресләргә беркайчан да соңармыйбыз”.

Лира КНЯЗЬКИНА: “Студентлар көнен үземнең төркемдәшләрем белән бәйрәм итәргә уйлыйм. Очрашу хакында сөйләшүләр, тимераякта шуулар, шәһәр буйлап йөрүләр, истәлеккә фотога төшүләр. Укыган вакыт эчендә мине барыннан да бигрәк Яңа ел бәйрәме тәэсирләндерде. Яңа ел үзе үк тылсымлы һәм матур бәйрәм, ә дуслар белән ул тагын да искиткеч булды”.

Рәзилә СӘГДИЕВА: “Студент көнен мин үземнең төркем белән билгеләп үтәсем килә. Урамда кыш һәм суык, без кышкы табигатькә чыгарга, шугалакка барырга, рәхәтләнеп күңел ачарга булдык. Шуннан соң кафега барабыз, хуш исле тәмле чәй эчәбез, җылынабыз һәм техникумга укырга кергән, ярты ел дәверендә безнең белән булган иң кызык вакыйгаларны искә алабыз. Техникумда укыган вакыт эчендә минем истә калырлык мизгелләрем барлыкка килде. Күңелдә иң сакланганы тәүге тапкыр техникумга килгән һәм парта артына утырган көнем. Шул вакытта без таныштык, дуслаш­тык. Бу көн минем өчен тормышымда иң матур хатирәләр булып уелып калды”. 

Редакциябез кунагы, Ульяновск дәүләт университетының 2нче курс студенты Дарья АНДРЕЕВА менә нәрсәләр сөйләде: “Татьяна көне – минем өчен күңелле һәм көтеп алынган бәйрәм. Чөнки бу көнгә катлаулы кышкы сессия тәмамлана, һәм бөтен студентлар түземсезләнеп көткән каникул башлана. Ул – студентлык туганлыгы, белемгә ашкыну, эзләнүләр һәм ачышлар бәйрәме. Әлеге бәйрәм студентларга гына түгел, шулай ук безнең укытучылар һәм остазлар өчен дә әһәмиятле. Аның белән матур гадәтләр бәйләнгән. Безнең уку йортында Россия студентлыгы көне уңаеннан “Педагогия төнендә” дигән төбәк чарасы уза. Бу бәйрәм ял итү, үзеңнең дусларың, төркемдәшләрең тирәлегендә күңел ачу өчен бик шәп мөмкинлек. Әлеге  көнне без үзебез кызыклы һәм үзенчәлекле итәбез!”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев