Бирем чишелде
“Тәтеш таңнары” сайтында “Мәкальне җый” уены тәмамланды.
(Тәтеш, 3 август, «Тәтеш таңнары», Елена Калашникова). Аның максаты – яңалыкларда яшерелгән сүзләрне табып, алга таба алардан мәкаль төзү иде. “Сүз чыпчык түгел, очып китсә – тота алмассың” дигән дөрес җавап язылган беренче хатны тәтешле Кристина Похлебкина юллады.
Күп балалы ана редакциябез тарафыннан үткәрелә торган бәйгеләрдә даими катнаша һәм берничә тапкыр җиңүче дә булды. “Мондый төрдәге уен шуның белән ошады, әле тагын яңалыклар белән дә танышырга мөмкин булды. Мин гомумән төрле ребуслар, башваткычлар, фикер йөртүгә корылган биремнәрне чишәргә яратам”, – дип уртаклашты Кристина.
Ул “Яңа гасыр” мәдәни-күңел ачу үзәгенә кичке сеанска ике билетка ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев