Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Битлекләр – гамәлдә

Соңгы көннәрдә Россиянең сигез субъекты коронавирус пандемиясе белән бәйле барлык чикләүләрне гамәлдән чыгарды, ләкин Татарстанда бу тыюлар гамәлдә булуын дәвам итә.

(Тәтеш, 5 июнь, “Тәтеш таңнары”).
Соңгы көннәрдә Россиянең сигез субъекты коронавирус пандемиясе белән бәйле барлык чикләүләрне гамәлдән чыгарды, ләкин Татарстанда бу тыюлар гамәлдә булуын дәвам итә.

– ТРда битлек кию тәртибен гамәлдән чыгару федераль дәрәҗәдәге карарлардан тора, – дип искә төшерә Роспотребнадзор Идарәсенең ТР буенча Тәтеш, Буа, Апас һәм Чүпрәле районнары территориаль бүлекләре начальнигы урынбасары Олег Мазюкин. – Битлек кию тәртибе РФның баш санитар табибы карарында беркетелгән. Әлеге карар РФның юстиция министр­лыгында теркәлгән.   
Иркенәергә иртәрәк әле, фаразлаулар буенча чирнең тагын артып китү ихтималы булырга мөмкин. Бу эпидемиягә каршы барлык чараларны үтәүгә дә турыдан-туры бәйле. Барлык гражданнарга, бигрәк тә куркынычлылык төркемендәге затларга (хроник авырулары булган өлкәннәргә), җәмәгать урыннарына баруны мөмкин кадәр киметергә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, сәламәтлек торышы начарайган очракта өйдә генә торырга һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. 
– Битлек кию тәртибен үтәргә кирәк, аеруча да җәмәгать урыннарында, – дип ассызыклый белгеч. – Битлек КОВИД-19дан гына түгел, шулай ук башка вируслы чирләрдән дә сакланып калырга ярдәм итә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев