Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәхетлеләр һәм татулар Тәтештә яшәүче Илдар Фәхретдинов белән Гөлчәчәк Зәйнуллина үз тормышларын тулысынча диярлек балаларга багышлый

Әлеге гаиләнең тарихын без аларның үзләре сөйләгәннәрдән чыгып беләсе килде, шуңа күрә, очрашырга сүз куешып, кунакка бардык.

Безне яшь, ягымлы ханым каршылый, керергә чакыра. Өстәлдә – төрледән-төрле камыр ризыклары, пирогларны хуҗабикә бары тик журналистлар килгәнгә генә түгел, ә көн саен пешерә. Гаиләдәгеләрнең барысы да өйдә, ике уллары Иван белән Никитадан башкалар. Алар үсеп-буй җиткән һәм күптән түгел Казанга китеп урнашканнар, бүгенге көндә эшлиләр, армиягә китәр өчен язгы чакырылышны көтәләр.

Уңайлы, җылылык бөркеп торган йортта хәзерге вакытта әти-әниләре янында өч балалары яши: Ирек – гражданнарны яклау көллияте студенты, Яна быел мәктәптә җиденче сыйныфны тәмамлаган, һәм иң кечкенәсе, җиде яшьлек Полина. Гаиләнең һәр көне минутлап язылган. “Юыну  бүлмәсенә иртә белән чират тезелә”, – дип шаярталар ир белән хатын. Төшке ашка һәрвакытта да бергә җыелырга насыйп булмаса да, кичке ашта гадәттәгечә бер табынга утыралар.

Бәхетле әти-әни балаларының казанышлары турында горурланып сөйли: Ирек спорт белән шөгыльләнә, Яна бик матур итеп рәсем ясый һәм шушы көннәрдә балалар сәнгать мәктәбен тәмамлау уңаеннан кызыл диплом алган, әмма фортепианода уйнарга өйрәнүен дәвам итә, ә кечкенә Полина балалар бакчасындагы һәрбер чарада катнашып, матур чыгышлары белән сокландыра.

Күп балалы гаиләдә башкарылган һәр эш ахырдан күңелле ял белән тәмамлана. 

“Әдәпле балалар тәрбияләүнең иң яхшы ысулы – бу аларны бәхетле итү”. Оскар УАЙЛЬД

“Яшелчә бакчасында хезмәт куябыз икән инде – соңыннан саф һавада шашлык кыздырабыз”, – дип уртаклаша Илдар Исхак улы. “Кызлар – минем беренче ярдәмчеләрем, нәрсә эшләргә кирәклеге хакында аларның исләренә төшереп торырга кирәкми. Безнең өйдә вазифалар ир-егетләрнекенә һәм хатын-кызларныкына бүленгән”, – ди Гөлчәчәк Нариман кызы.

Гаилә белән бергәләп табынга утырабыз, хуҗабикә һәм кызлар әзерләгән баллы чәк-чәктән авыз итеп, хуш исле тәмле чәй эчәбез. “Безнең әни киң күңелле һәм игелекле, ә әти – зирәк”, – диләр кызлар бертавыштан.
Бәхетлеләр, татулар, мөлаемнар – әлеге гаиләдәге балаларны без шундый итеп күрдек, андыйлар турында, алар әйткәнчә, болай диләр: “Йөрәк җылысын тоеп”. Гаилә башлыгы һәм хуҗабикә белән якыннан торып танышкач, моның башкача була да алмавын аңлыйсың.

Күп балалы гаилә агымдагы елда  “Нечкәбил”  бәйгесендә Тәтеш районын тәкъдим итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев