Борис Пастернак эзләре буйлап
ТР буенча Россия пенсионерлар берлегенең Тәтеш бүлеге активистлары Чистайда экскурсиядә булып кайтты.
(Тәтеш, 20 август, «Тәтеш таңнары», Елена КАЛАШНИКОВА, автор фотосы). Өлкән буын тәтешлеләр тормышында булган вакыйгалар турында район гәҗите битләрендә еш язабыз, һәм моның бернинди гаҗәпләнерлек яклары юк – ул аларның кызыклы һәм мавыктыргыч, кыскасы: гөрләп тора.
Россия пенсионерлар берлегенең Тәтеш бүлеге активистларының Казанда күргәннәрдән соң алган тәэсирләре дә сүрелергә өлгермәде, алар Камадагы шәһәрнең искиткеч дөньясына чумдылар.
“Мәдәниятне үстерү һәм яктырту” факультетының “Көмеш гасырның алтын җепләре” программасы кысаларында быел без, Борис Пастернак, Мария Цветаева, Анна Әхмәтова кебек, “көмеш” гасыр шагыйрьләренең иҗатларын өйрәндек. Баксаң, СССРның ике йөздән күбрәк әдәби эшлеклесе билгеле бер вакытта Чистайда яшәгән икән. Әлеге факт безне кызыксындырды, һәм бездә әлеге шәһәргә бару теләге барлыкка килде”, – диде ТРда Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлек җитәкчесе Нина Новикова.
Моңа туры килерлек очрак үзен озак көттерми. Россия пенсионерлар берлегенең Татарстан бүлеге тарафыннан бәйге игълан ителә, анда Нина Валентиновна әзерләгән “Чистай – Татарстанның әдәби почмагы” дигән мини-проект беренче урынны ала. Моның ярдәмендә үткән атнада өлкән буын тәтешлеләрнең республиканың иң борынгы шәһәрләренең берсенә бару хыялы тормышка ашты.
Автобус матур вакыйгага хозурланып барган пассажирларның җыры астында җилдерде, алар тәрәзәдән тирә-юньне күзәтеп бардылар. Һава торышы болытлы һәм җилле булуга карамастан, сәяхәтчеләрне якты хис-кичерешләр көтте. Туристлык маршрутында беренче пункт – 1838 елда төзелгән ак ташлы Никольск чиркәве. Икенче бер башка архитектура һәйкәленә тәтешлеләр Чистайның борынгы урамнарының берсе буйлап җәяүләп кенә атладылар, кайда күз салсаң да корылмалар – бу чын тарихның үзе. Тротуар буйлап атлаганда үзеңне ирексездән сәүдәгәрләр һәм көмеш гасыр шагыйрьләренең әкияти заманында итеп тоясың. Берләшмә активистлары Борис Пастернакның мемориаль музеен күрү бәхетенә иреште. Әдип Бөек Ватан сугышы елларында эвакуациядә булып, биредә яшәгән. “Хәзинә” скверы, чиркәү, Татар бистәсе, Скарятинск бакчасы – тәтешлеләргә шәһәрнең истәлекле җирләрен күрергә насыйп булган урыннарның бу тулы исемлеге түгел әле.
“Чистай шәһәре, экскурсоводларның сөйләгәннәре бик ошады. Монда яшәүчеләрнең күп кенә тарихи биналарны саклап кала алулары сөендерде. Бу безнең беренче генә баруыбыз түгел инде, Свияжск, Казанны күреп кайттык”, – дип уртаклаштылар Килдештән Любовь Врясова белән Зинаида Клементьева.
Күпләр өчен пенсиягә чыккач тормыш ямансу һәм икенче төрлерәккә әйләнәдер кебек тоеладыр бәлки, әмма бу алай түгел, ул яңа мәгънә ала. Ә инде янәшәңдә фикердәшләрең булса, ул чакта һәрбер көн якты һәм үзенчәлеклегә әверелә. Һәм күңелдә шундый хисләр туа, ТРда Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлек җитәкчесе Нина Новикова ярдәмендә тормышка ашкан Чистайга сәяхәт – хыялның соңгысы түгелдер сыман.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев