Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Борынгы җирдә очраштылар

Зур Әтрәчтә матур гадәт буенча “Әтрәч укулары” булып узды.

(Тәтеш, 23 июнь, «Тәтеш таңнары»).  Мәртәбәле кунаклар арасында район башлыгы Рәмис Сафиуллов, ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, ТР Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Казанда Тәтеш якташлыгы рәисе Харис Камалиев, ТРның галим – тарихчылары һәм археологлары, күрше районнардагы имамнар бар иде. Анда шулай ук җирлектә яшәүчеләр, тирә-күрше авыллардан, Казан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килүчеләр дә катнашты. “Әтрәч укулары” изге зиратның кабер ташларын карап, аның тарихын тагын бер кат искә алудан башланды.

“Бүген Әтрәч җирлегендә яшәүчеләр борынгы бабаларының көнкүрешен барлап, аларны хөрмәт белән искә төшерә. Бу һәркайсыбыз өчен мөһим вакыйга, чөнки яшь буын әлеге игелекле эшләрне күреп, үткәндәге тарихны белеп үсә. Әлеге борынгы җирдәге очрашулар һәрчак дәвамлы булсын. Бәйрәм белән!” – диде Рәмис Хатыйп улы,  Ильяс Җиһаншин, “Нур” ҖЧҖ җитәкчесе Радик Нургалиев, “Шонгат” фонды директоры Мөнир Вәлиевкә “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциация­се рәисе Әгъзам Гобәйдуллинның Рәхмәт хатларын тапшырып. Нияз хәзрәт Сабиров рес­публикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм шәхсән үз исеменнән җылы теләкләрен белдерде. Районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов йөрәк түрләренә ирешерлек догалар укыды.

“Җирлектә шундый изге урын булуы безне берләштерә. Бирегә ел саен җыелабыз, үзебезнең тарихны барлыйбыз. Бу игелекле гамәлне үсеп килүче буынга тапшырырга тырышабыз”, – диде чараны үткәрүгә зур өлеш керткән Радик Галимҗан улы. 

Бәйрәмнең икенче өлешендә халык тау астындагы чишмә янына агылды.

Казанның археология инс­титуты белгечләре Эльмира Сәлахова, Родион Хәмзин, Болгар академия­се китапханәсе директоры Сөләйман хәзрәт, Чүпрәледән Рөстәм хәзрәт Рәҗәпов һәм башка күп кенә кунаклар әтрәчлеләргә күңел хисләрен җиткереп, галимнәр дәлилләгән чыганаклар белән уртак­лаштылар.  
Җыелучылар биредә шулай ук тарихи мәгълүматлар, үтемле вәгазьләр, районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимованың күркәм чыгышларын тыңладылар. Матур очрашу мизгелләре ТРның атказанган артистлары Илдус Габдрахмановның биюе, гармунчы Әхмәт Кәримов көйләре, Айзилә Нургалиева җырлары, Әминә Нәфигыйна, Ульяннан Шәфәхәт абыстайның мөнәҗәтләре белән үрелеп барды. Чараны оештырган Мөнир Бәдретдин улы “Әтрәч укуларын” үткәрүдә ярдәм итүчеләргә һәм авыл тормышында активлык күрсәтүчеләргә “Шонгат” фондының Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Соңыннан һәркем авыл уңганнары әзерләгән сый-нигъ­мәттән сыгылып торган табында корбан шулпасы һәм шифалы чишмә суыннан куелган  самавыр чәеннән авыз итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев