Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Борынгылык илендә

Келәш китапханәсе каршында эшләп килүче музейның ишекләре һәркем өчен ачык.

Районның “Ак калфак”  оешмасы вәкилләре дә биредә экскурсиядә булып кайтты. Аның бусагасын атлап кергәч үк үзеңне борынгы бабаларыбыз, шул елларны кичергән әти-әниләребез тормыш-көнкүрешенә әйләнеп кайткандай, аларның хис-кичерешләрен тойгандай буласың.

Китапханәче Гөлчәчәк Га­лимова Келәшнең бай тарихы белән таныштырып, экспонатларның бирегә ничек килеп эләгүе, кемнәр аша ирештерелүе хакында сөйләде. Монда һәр нәрсәнең үз язмышы бар. Хәзер алар үткәннәрнең якты хатирәсе булып кадерләп саклана.

“Музейда балалар белән Батырлык дәресләре үткәрәбез. Авылдашлар да, читтән кунакка кайтучылар да еш килә. Кайберәүләр үзләренең якыннарын күреп сөенә”, – диде Гөлчәчәк Галимова, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыннан сакланып калган блокнотлар, өчпочмаклы хатлар һәм башка күп кенә әйберләрне күрсәтеп.

Келәш тарихын өйрәнүче һәм бу хакта берничә китап бастырган җирле шагыйрә Равия апа Садретдинованың (хәзер мәрхүм) йорт яны корылмасына урнашкан музейга бару тәкъдимен бик сөенеп кабул иттек. Монда инде бөтенләй башка тәэсирләр... Борынгы эш коралларының ниндиләре генә юк. Язар өчен үзенә бер зур әсәр иҗат итеп булыр иде. Боларның барысы да аның кул җылысын, тырыш хезмәтен, якты истәлеген саклый. Равия апаның оныгы Алинә Йосыпова дәү әнисеннән калган изге ядкарьләрне берәмтекләп күрсәтте. Биредә никадәрле тарихи чыганак­лар урын алган!

Очрашуыбыз түгәрәк өстәл артында теләк-тәкъдимнәр ирештерелгән җылы әңгәмәгә күчте. 
“Бүгенге чарада борынгылык илендә сәяхәттә булдык. Гореф-гадәтләребез, йолаларыбызның яңа­рып, бу­ыннан-буынга кү­чә­ баруы, балаларның аңа тарты­луын күрү сөендерә. Бу һәрвакытта да шулай дәвам итсен иде. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк дигән әйтемдә тирән мәгънә ята”, – диде районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова, Келәштә уңган кешеләр яшәгәнлеген ассызыклап. Районның милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова әйтүенчә, би­редә бердәм, тырыш һәм­ борынгы ядкарьләргә зур игътибар бүлеп бирүче, ярдәмчел кешеләр гомер кичерә.

Без келәшлеләр белән алдагы көннәрдә дә очрашулар насыйп булсын, аралашып яшик дигән теләктә аерылыштык. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X