Боз артык калын түгел
Суыклар башлангач сулыклардагы боз өслеге тигез булып катмый, шуңа күрә аның өслегенә керүчеләрне хәвеф-хәтәр сагалап торырга мөмкин.
(Тәтеш, 2 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Боз астыннан балык тотарга яратучылар үзләренең ваемсызлыклары аркасында ел саен гомерләре белән түлиләр. Алар боз ныклап катуын да көтмичә, сулыкларга керергә ашыгалар. Узган атнада “Авангард” газетасы хәбәрчеләре җыелма мобиль төркем составында профилактик чаралар максатында шәһәрдәге сулыкларда, Иделнең пристань буендагы ярында һәм Монастырский авылы янындагы буада булдылар.
Мобиль төркемнең бурычларының берсе бозга чыгуны тыю турындагы кисәтүле элмә такталар булуны тикшерү иде: Идел ярында, шәһәрдәге сулыкларның берсендә һәм Монастырский авылындагы буа янында алар юк булып чыкты.
Шәһәр буасында һәм Людоговка микрорайонындагы буада “Бозга керү тыелган!” дип язган элмә такта урнаштырылган, ләкин шуңа да карамастан, тикшерелгән барлык сулыклардагы боз өстендә кешеләр йөргән эзләр бар.
Россия МЧС ДИнең ТР буенча кече суднолар дәүләт инспекциясенең Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Алексей Ананьев тарафыннан бозның калынлыгы тикшерелде: шәһәр буасында ул – 7 сантиметрны, Монастырский буасында 13 сантиметрны тәшкил итте. Әлеге күләмнәр – артык зур булмаган калынлык: шул бер үк сулыкта бозның калынлыгы төрлечә булырга мөмкин. Шуңа күрә көчле салкыннар башланмыйча торып бозга керергә киңәш ителми. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, боз 10 сантиметрдан артык калынлыкта булганда куркынычсыз дип санала.
Монастырский авылы янындагы буада без өч балыкчыны очраттык. Дүртенчесе, мобиль төркемне күргәч, билгесез юнәлештә качып китүне өстенрәк күрде.
Кышын балык тотарга яратучыларның өчесе дә үзләренә куркыныч янамый, һәм балык тоту өчен алар боз нык булган урынны сайладык, дип ышана. Ләкин аның калынлыгын күз белән чамалап кына билгеләве читен.
– Иделгә дә, кечкенә сулыкларга да балык тотарга еш кына бергәләп йөрибез. Иминлекне күз уңында тотып, үзебез белән борау (искәрмә: бәке ясау өчен, әлеге очракта ул балыкчыларга бозның калынлыгын тикшерү өчен дә хезмәт куя) һәм суга төшеп киткән очракта кулланырга аркан алабыз, – дип уртаклаштылар балыкчылар Сергей белән Илнар.
Ныгып җитмәгән бозга керү куркыныч кына түгел, шулай ук хөкемгә тартуны да күз уңында тота.
– Кисәтү ясала яки ике мең сум күләмендә штраф билгеләнә, – дип аңлатма бирә районның административ-техник инспекциясе начальнигы Максим Гудков. – Авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итәм: һәрбер сулык янына кисәтүне белдергән элмә такталар куелган булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев