Браконьерлар йокламый
25 апрельдән Татарстанда “Уылдык чәчү-2023” комплекслы оператив-профилактик операциясе старт алды.
(Тәтеш, 29 май, “Тәтеш таңнары”). Идел-Каспий бассейны өчен балык тоту кагыйдәләре буенча, агымдагы елда Татарстан өчен тыю вакыты
5 июньгә кадәр билгеләнгән.
Без, журналистлар, еш кына ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге хезмәткәрләренең эшен күзәтәбез, алар даими рәвештә хокук бозучыларны ачыклау буенча чаралар үткәрәләр.
Чираттагы рейдка эш көнендә барабыз. “Долгая Поляна” табигый тыюлыгы начальнигы Евгений Савельев һәм аның хезмәткәре Виталий Китаев белән бергә машинада асфальт юл буйлап хәрәкәт итәбез, Долгая Полянаны узабыз һәм, бер-ике километр үткәч, уңга борылып, гади юлга чыгабыз. Нәкъ менә ул Тәтеш һәм Кама Тамагы районын икегә бүлеп тора һәм табигый тыюлыкның чиген күрсәтә. Чокырлы-чакырлы юл куркыта, ләкин безнең илдә эшләнгән бөтен җирдә йөри ала торган машинага ул куркыныч түгел. Тыюлык хезмәткәрләре тыюлык зонасы һәм сирәк үсүче үсемлекләр турында сөйли-сөйли барганда, Идел ярына килеп җиткәнебезне сизмичә дә калдык. Биредә аның күренеше чын-чынлап әкияттәгечә ачыла: зур елга гүя язгы кояш нурында йоклый. Аның тынычлыгын бозып, безнең башка юлдашчыларыбыз – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Кама Тамагы инспекторлык участогы, Татарстан Республикасы буенча су биоресурсларына дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм саклау бүлеге хезмәткәрләре һәм Тәтеш районының баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов та килеп җитте. Аның максаты – һәлак булган акчарлакларны табу, чөнки күрше Удмуртия һәм Марий-Эл республикаларында кош гриппы ачыкланган. ГТХМ үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Алексей Ананьевның бурычы – кече судноларны күзәтү.
– Бүген җиде кече судно тикшерелде, ике судно йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. Төп хокук бозулар – коткару жилетлары булмау һәм пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итмәү, – дип билгеләп үтә ул.
Көймәләрнең берсендә үз урыннарыбызны алганнан соң, законсыз куелган ятьмәләрне эзләргә китәбез. “Уылдык чәчү” операциясе башлана.
Ярдан аз гына ераклыкта – беренче табыш. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының МРО начальнигы Сергей Кириллов хезмәткәрләре белән бергә Пушкинның балыкчы һәм балык турындагы әкиятендәге кебек ятьмәне тарта башлый. Кояш яктысында су өстендә судаклар һәм корбан балыгы күренә. Аларга бәхет елмайды, ятьмә җепләреннән арындырып, алар суга җибәрелде.
– Кичә кич кенә рейдка чыктык, шушы урында ук өч ятьмә алдык. Аларны кайчан гына куярга өлгерәләрдер, – дип зарлана Сергей Анатольевич.
Ниндидер ярты сәгать эчендә “Уылдык чәчү” операциясендә катнашучылар ике браконьер ятьмәсен таптылар. Ә алга таба барысы да көйләнгән план буенча: мәҗбүри процедура – ятьмә табылган урынны күрсәтеп, акт төзү, аны елга тирәнлегеннән күтәрү һәм пломбалау. Һәм инде соңыннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетына “җинаять коралларын” тапшыру.
Кешеләр уылдык чәчүгә бәйле рәвештә тыюга карамастан, аны бозалар, ятьмәләрне төнлә куеп чыгалар. Браконьерлар йокламый, – дип йомгаклый сүзен Сергей Кириллов.
Үз бурычыбызны үтәп, ярга чыгабыз: балыклар коткарылды, ятьмәләр юкка чыгарылачак. Һәм чакрымнарга сузылган урман юлларын үтеп, машина безне әкренләп тауга күтәрә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев