Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүләк алу – күңелле

“Авангард” газетасы редакциясеннән призлар уйнату өч җиңүчене ачыклады.

(Тәтеш, 14 июль, «Тәтеш таңнары»). “Тәтеш таңнары” (“Авангард”) газетасын 2023 елның икенче ярты еллыгына алты айга ­яздыру – бүләк уйнатуда катнашу өчен мәҗбүри шарт булып торды.

Газетаны редакция аркылы аль­тернатив яздырган, шәһәр­дәге һәм авыллардагы почта бүлеклә­рендә рәсми­ләштергән 241 кеше чираттагы бүләк уйнатуда катнашырга теләк белдерде. Приз уйнатуда өч таба иде. Өч бәйсез эксперт лототронны әйләндереп, фамилия язылган шарны сайлап алу юлы белән өч җиңүчене билгеләде. 

Равил Меркиязов, Нармонка:
– “Авангард”ны без хатыным белән 20 елга якын инде алдырабыз. Бу ярты еллыкта аны үзебезнең авылда Абунәче көнендә рәсмиләштердек, безне шунда ук бүләк уйнатуда катнашучылар исемлегенә керттеләр. Газетаны ачкач үз фамилиябезне күреп бик гаҗәпләндек, мондый шатлык булыр дип уйламаган идек. Хатыным Татьяна таба отуыбызга сөенде, безгә нәкъ шундый ук кирәк тә иде. Күңелле белән файдалыны берләштерә алуыбыздан без канәгать – газета да, кәстрүл дә, безгә барысы да мөһим.

Светлана Исламова, Тәтеш:
– Газета белән дуслыгыбыз берничә дистә елдан бирле дәвам итә, үз вакытында әнием дә яздыра иде. Ә хәзер безнең “Каенкай” балалар бакчасында яңа традиция барлыкка килде – альтернатив рәвештәгесен рәсмиләштерәбез һәм безгә “Авангард”ны балалар бакчасына китерәләр, бу барлык хезмәттәшләргә дә уңайлы. Мин яңалыклар баганасын карыйм, хезмәттәшләрем – тәрбиячеләр, педагоглар, аларның казанышлары, районыбызның мәгариф өлкәсендә уздырылган чаралар турындагы язмаларны уку һәрвакытта кызыклы. 
Мин үзем дә балалар бакчасындагы вакыйгалар турындагы яңалыклар белән уртаклашам, газетаның социаль челтәрләренә дә теркәлдем, анда да кызыксындыргыч. Әни район һәм республика күләмендәге яңалыкларны белергә ярата. Ул сәламәтлеге аркасында үзе укый алмый, мин аңа мәкаләләрнең  эчтәлеген сөйләп бирәм. Редак­циядән кәстрүл оту минем өчен көтелмәгән матур хәбәр булды, бүләк алу һәркемгә дә күңелле.

Валентина Понедельникова, Тәтеш:
– Газетаны гомер буе алдырам. Бу безнең район, безнең кешеләр ич, миңа барысы да кызыклы. Соңгы вакытта мине “Кешеләрдә – тарих” рубрикасы аеруча да дулкынландырды. Бездә шундый коллективлар булуы, анда искиткеч кешеләр хезмәт куюы белән горурланам. Мин “яңа кибет” дип йөртелгәнендә сатучы булып шактый еллар эшләдем, шуңа күрә күпләр белән таныш. Әгәр коллективларны белеп бетерә алмасам, укучылар хатирәләре белән уртаклашалар, шуннан беләм дә инде. Авыл эшчәннәре, нинди колхозлар булуы турында укуы күңелгә хуш килә. Туган көннәр, гаилә парларының юбилейлары турындагы котлауларны шатланып укыйм. Яшьләр хакында укуы да күңелле. Газетаны җыеп барам, кыз туганым Антонина минем яныма Тольяттидан кайта, һәрчак алып укый, ә аннары әле тагын энекәшем дә укырга ала. “Бу бит минем кече ватаным, миңа ничек кызыклы булмасын инде?” – ди ул.  
Мин призга өметләнмәгән дә идем, әлбәттә, шулай да бу мине гаҗәеп сөендерде.   
Реклама хокукында 16+
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев