Чикләрсез дөнья
Халыкара инвалидлар көнен бәйрәм итү кысаларында Тәтеш районында инвалидлар ункөнлеге үткәрелде.
(Тәтеш, 12 декабрь, "Тәтеш таңнары, Сәхифәне
Мәдинә Ибәтуллина туплады ). Районның социаль яклау белгечләре төрле чаралар уздырган вакытта һәр елны үзләренә максат куя – сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итүне, тормышка кызыксынуны югалтмауны, төрле эшчәнлекләрдә үз мөмкинлекләреңне тормышка ашыруны. Белгечләр “түгәрәк өстәлләр” оештырды, чарада катнашучылар анда үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды, мастер-классларда булды, өлкән яшьтәге гражданнарга, шул исәптән социаль хезмәтләр алучыларга волонтерлык ярдәме күрсәтте. Менә мисалга: балалар китапханәсе базасында “Тәтеш балкышы” үзәгенең гаиләгә һәм балага социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан оештырылган инвалид балаларның ата-аналары белән “Инвалид бала хокукларын тормышка ашыру” темасына “түгәрәк өстәл” булды. Түгәрәк өстәл барышында шифаханә-курортка юллама белән тәэмин итү, социаль такси хезмәте оештыру, пенсия тәэминаты, җайлаштырулы физик культура белән шөгыльләнү, автобуслар йөреше тәртибе, логопед һәм дефектолог белән балалар дәресләре, өстәмә тукландыруны оештыру һәм башка күп кенә мәсьәләләр бердәм рәвештә тикшерелде.
Мөмкинлекләре чикле эшсез гражданнарның көндәшлеккә сәләтлеген арттыру һәм махсус мәшгульлек программалары, квоталы эшче урыннар буенча эшкә урнаштыруны оештыру ниятеннән халык мәшгульлеге үзәге белгечләре сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләр өчен мини-вакансияләр ярминкәсе үткәрде. Чарада “Содружество” хуҗалыгының кадрлар хезмәте, автомәктәп, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәге вәкилләре катнашты. “Чараның максаты – гражданнарга туры килә торган эшне табуда ярдәм итү. Эш эзләүчеләр өчен оешмаларның кадрлар хезмәте эшчәннәре тарафыннан төрле эшче, бухгалтер, социаль хезмәткәр булуга 3 вакансия тәкъдим ителде”, – дип хәбәр итте оештыручылар. Чарада барлыгы физик мөмкинлекләре чикле 5 граждан катнашты. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча, алга таба эшкә урнашу өчен бер юллама бирелде.
“Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында балалар һәм өлкәннәр арасында район күләмендәге спорт фестивале узды. Фестиваль программасы үз эченә дартс, җиңел атлетика эстафетасы, өстәл теннисы, тупны төгәл эләктерү, кеглилар аудару, пазллар җыю төрендәге спортны һәм уеннарны колачлаган иде. Катнашучыларның барысы да призлар белән бүләкләнде, ә җиңүчеләр һәм призерлар тиешле дәрәҗәдәге дипломнар белән билгеләп үтелде.
Балалар сәнгать мәктәбендә керамика сәнгате буенча “Үзеңә ышан” дигән мастер-класс үтте. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар балчык әйберләр ясау өстендә эшләп, дәресләрдә иҗади фантазияләрен күрсәтте. Укытучы Татьяна Васина музыка әдәбияты буенча ачык дәрес уздырды. “Музыкаль фонограмма ярдәмендә музыка хакында әңгәмәләр, җанлы музыка, рәсем ясау осталыгы, декоратив-гамәли иҗат бизәлешен куллану, шундый проектлар барысына да – сәламәт һәм гадәти булмаучылар өчен бик файдалы”, – дип уртаклашты педагог.
Балалар китапханәсендә физик мөмкинлекләре чикле балалар катнашында “Әкият зирәклек белән бай” дип исемләнгән виртуаль сәяхәт оештырдылар. Балалар электрон тәкъдим итү ярдәмендә танылган персонаж Иванушка белән бергә яраткан әкиятләр буйлап мавыктыргыч сәяхәткә барды. Настеньканы табу һәм бәладән коткару өчен аларга төрле каршылыкларны җиңеп чыгарга: викторина сорауларына җавап бирергә, әдәби геройларның җырларына көйләрне уйлап табарга, ребуслар чишәргә туры килде. Балалар барлык биремнәрне бик яхшыга үтәде.
Сөендек авылы мәдәният йортында тумыштан инвалид булучылар белән очрашу оештырылган.
“Сөйләшеп утырдык, үзләренә күрсәткән игътибарга алар бик сөенде”, – дип хәбәр итте мәдәният йорты директоры Люция Хәлиуллова.
Байраш авылы мәдәният хезмәткәрләре Ләйсән һәм Рамил Ильясовлар, китапханәче Тәнзилә Йосыпова игелеклелек акциясе оештырган. Алар физик мөмкинлекләре чикле авылдашларының хәлен белгәннәр һәм күчтәнәчләр белән аларга шатлык өстәгәннәр.
Тәтештәге татар урта мәктәбе коллективы һәм укучылары ункөнлек кысаларында ел саен Олы Шәмәктәге картлар һәм инвалидлар интернат-йортына баруны матур гадәткә кертте. Очрашуда мәктәп директоры Миләүшә Халитова һәркемгә нык сәламәтлек теләде, педагогия коллективы исеменнән татлы бүләкләр тапшырды. Мәктәп укучылары, үз чиратында, өлкән буынга хөрмәт, кайгыртучанлык һәм яратуларын белдереп, аларны матур җырлар белән сөендерде.
Райондагы барлык мәктәпләрдә тематик сыйныф сәгатьләре, игелеклелек дәресләре, әңгәмәләр уздырылды.
Байраш төп мәктәбенең 5-9нчы сыйныфларында татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе Рәзилә Хәйруллина сәламәтлекләре чикле кешеләр турында “Табигать безне төрлечә яраткан” дигән әңгәмә үткәргән. Анда инвалидлыгы булган кешеләргә ярдәм кирәкме икәнлеге хакында сөйләшү алып барылган.
“Һәркемгә мәрхәмәтлелек бүләк итегез” – Олы Тархан авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл җирлеге белән берлектә шундый исем астында хәйрия акциясе оештырган. Алар сәламәтлекләре чикле кешеләр янына барган. Сәламәтлекләрендә тайпылышлар булучыларны еш кына гадәти аралашу да канатландыра, шуңа күрә алар очрашуга шатлана, җылы кабул итүләре, елмаеп каршылаулары шул хакта сөйли.
Түбән Тархан авылы клубы директоры һәм китапханәче Гүзәл Шәмсетдинова Олы Тархан җирлеге башлыгы Әнсар Айзатуллов белән бергә балачактан инвалид авылдашлары янында булган. Кунаклар ихлас ихтирамнарын белдереп, аларның тормыш-көнкүрешләре белән кызыксынган, аралашып утырган, бүләкләр биргән.
Ункөнлекне “Без талантлы” дигән район күләмендәге иҗат фестивале төгәлләде. Ул сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә күңелдә уелып калырлык матур вакыйгалар, күп сөенечләр бүләк итте.
Инвалидлар ункөнлеге җәмгыятьнең ярдәмгә мохтаҗларны кайгыртырга бурычлы икәнлеген чираттагы тапкыр безнең исебезгә төшерде. Шуңа күрә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларыннан читкә борылмау, сүз һәм эш белән эчкерсез булышырга тырышу, үзләрен, үз сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен камилләштерүгә ярдәм итү бик әһәмиятле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев