Чирне дәвалауга караганда, кисәтүе җиңелрәк
Гриппны һәм барлык йогышлы вирусларны кисәтү өчен безгә көз айларында үзебезнең сәламәтлек торышына игътибарлы булырга кирәк.
(Тәтеш, 21 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина). Һава торышы көн саен салкынрак һәм дымлырак була бара. Төрле вируслар нәкъ тә менә шундый мохиттә тиз тарала да инде.
Пневмония, халыкта әйтелгәнчә – үпкә ялкынсынуы, барыннан да бигрәк көз айларында
тиз тарала торган куркыныч йогышлы чирләрнең берсе булып тора
“Тәтеш районында бүгенге көндә пневмония очрагы, узган ел белән чагыштырганда, 4 тапкырга күбрәк теркәлде. Иммунитет түбән булу, башка йогышлы чирләр очрагындагы кебек, пневмония башлануның төп сәбәпчесе булып тора, – ди Тәтеш үзәк район хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Наталья Знатнова. – Кеше организмына инфекция эләккән вакытта сулыш юллары беренче булып зыян күрә – кеше төчкерә башлый, аннары йөткерү дә өстәлә. Ике сәгатьтән йөткерү көчәя һәм салкын тиюнең беренче билгеләре барлыкка килә, туңу, температура күтәрелү күзәтелә. Инфекция үрчеп, трахеяларга үтеп керә, һәм үпкәләргә зыян сала. Кеше тамагында, трахеясында, сулыш юлларында аерым бер авыртулар тоя. Сулыш алуы кыенлаша. Боларның барысы да тәүлек эчендә, хәлне катлауландыручы башка тискәре факторлардан тыш, барлыкка килергә мөмкин”.
Пневмония үзенә гаять зур игътибар һәм дөрес, вакытында дәвалануны таләп итә. Белергә кирәкле төп кагыйдәләр: чирнең беренче билгеләре вакытында – кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә һәм үз белдеклегең белән дәваланмаска.
Профилактика беренче урында тора.
Тәтеш үзәк район хастаханәсе белгече барлык гражданнарга иминлек кагыйдәләренә әһәмият бирергә киңәш итә:
– кешеләр күп җыела торган урыннарга барудан тоткарланып торырга,
– туңудан сакланырга һәм һава торышына карап киенергә,
– иртән һәм кичләрен йоткылык өстен гадәти су белән чайкатып алырга,
–биналарны еш җилләтергә,
– дымлы җыештыру уздырырга,
– битлек һәм перчатка кияргә,
– чамадан тыш арымаска, тулы кыйммәтле һәм төрләндереп тукланырга, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр кулланырга.
Хроник чирләр белән авыручы, иммун системасы түбән булган тәтешлеләргә, 65 яшьтән өлкән затларга өйләреннән бер сәбәпсез чыгып йөрмәскә тырышырга кирәк. Чирнең беренче билгеләре күренүгә үк, аның көчәеп китүенә юл куймас өчен, табибка бару зарур.
Табиблар вакцина ясатуны вирус йоктыруга каршы төп корал дип саный: иммунитет җайлашырга өлгерсен өчен, аны көзен ясатырга кирәк.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев