Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чыршы бизибез

Янгын күзәтчелеге белгечләре янгын куркынычсызлыгы буенча яңа ел бәйрәмнәренә чыршы урнаштыруның төп кагыйдәләрен искә төшерә.

(Тәтеш, 11 декабрь, "Тәтеш таңнары). Чыршыны ягыла һәм җылытыла торган приборлардан, каминнар һәм мичләрдән ерактарак урнаштырырга кирәк. Ул кешеләрне эвакуацияләгән очракта бинадан чыгу юлына комачауларга тиеш түгел. 

Чыршы нык басып торырга тиеш. Моның өчен махсус аскуйма куллансаң яхшырак. Бизәү эшләнмәләреннән җиңел кабынып китүчән әйберләрне: мамык, пластик, кәгазь, балавыздан һәм шәмнән ясалган сурәтләрне куймаска кирәк. 

Гирлянда сатып алганда, шулай ук пиротехниканыкы кебек таләпләр кулланыла. Алар сыйфатлы, завод гарантиясе белән һәм төзек булырга тиеш. Чыршы янында бенгаль утлары кабызырга ярамый, чөнки очкыннар ботакларга эләгергә һәм янгын чыгу ихтималы булырга мөмкин.

“Әгәр сез нинди дә булса төзексезлек күргәнсез икән (лампочкалар кирәгеннән артык акрын җемелди башласа, аларның кайберләре эшләүдән туктаса) яки ят ис чыкса, гирлянданы шунда ук уттан өзү зарур.

Сәбәбе табылганчы һәм төзексезлек көйләнмәгән килеш, мондый әйберләрне кулланмау хәерле.

Әгәр сез бинадан чыгып китсәгез һәм йокларга ятсагыз, барлык электр приборларын розеткадан алу зарур.

Ясалма чыршыда очкыннар чыккан очракта, аны идәнгә төшерергә һәм өстенә тыгыз тукыма капларга кирәк, бу кислород килүне чикли. Һәм хәтта шуннан соң да янгын сүндерүчеләрне чакыру мөһим”, – дип киңәш итә белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев