Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чинчуринода патриотик чаралар булып узды

Тәтеш районы авылы Бөек Ватан сугышы яулары күренешен күрсәтү урынына әйләнде.

Узган ял көннәре Чинчурино авылы халкы өчен вакыйгаларга бай булды, анда Тольяттидан “Патриотлар” хәрби-тарихи клубы десанты килде.

Патриотическое мероприятие в селе Чинчурино. фото: Елена Калашникова Бу урын очраклы сайланмаган: клуб директоры Сергей Аввакумов – тумышы белән Чинчуринодан. Төрле яшьтәге һәм һөнәрдәге Тольятти кешеләре авылга нәкъ тә аның тәкъдиме буенча килделәр, анда концерт программасы һәм башка патриотик чаралар оештырдылар.
Якшәмбе көнне Хәрби разведка көне билгеләп үтелде. Бу көнне “Патриотлар” клубы вәкилләре, авыл халкы һәм кунак­лары разведчик, махсус хәрби операциядә катнашкан, Россия Герое Андрей Соколовский каберенә чәчәкләр салдылар, шулай ук Чинчурино үзәгендә совет солдатларының Бөек Ватан сугышы вакытында немец-фашист илбасарлары белән барган сугыш күренешләрен күрсәттеләр. 

фото: Елена Калашникова

Тамашачылар алдында чын сугыш хәрәкәтләре барды, автомат һәм пулемет аткан тавышлар яңгырады, гранаталар шартлады, сигнал ракеталары сызгырып очты.

Карап торучыларда бу күренешләрдән тирән тәэсирләр калды. 

– Безнең клубта 55 кеше: алар эшчеләр, шоферлар, фирма директорлары, хәрби хезмәткәрләр һәм башка һөнәр вәкилләре. Иң яшенә – 17, иң өлкәненә – 65 яшь. Безнең команда оешканга 10 ел. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары бар, безнең кайбер ир-егетләр хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнаша. Без спорт чаралары да, иҗади кичәләр дә, ветеран оешмалары арасында ярышлар да үткәрәбез, газета чыгарабыз, аны махсус хәрби операция зонасына да илтәбез, – дип сөйләде  Сергей Аввакумов. – Чинчурино – минем тарихи ватаным, мин биредә туып-үстем, монда минем туганнарым яши. Көтмәгәндә генә килдек дияргә була. Халыклар бердәмлеге көнендә без Самарада гадәттә хәтер Парады уздырабыз, әмма без анда инде 10 тапкыр булганлыктан, Чинчуринога кайтырга уйладык. Һава торышы да әйбәт булды. Мондый чаралар кирәк һәм мөһим. Бер яктан – бу егетләрне армиядә хезмәт итүгә әзерләү, икенче яктан – өлкән буын өчен үз үткәнен горурланып искә алу мөмкинлеге. Җиңел булмаган вакытта, яшьләргә Интернеттан психологик һөҗүм барганда, без бабаларыбызның һәм карт бабайларыбызның ничек сугышканлыгын күрсәтәбез.   

– Сергей Степанович бары тик чара оештыру максаты белән генә килмәде. Ул авылга ярдәм итә, зиратны коймалап алуда, кәшәнә ясауда аның да өлеше бар, – дип билгеләп үтте Нармонка авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Хәкимов.  

фото: Елена Калашникова

Сергей Аввакумов хәбәр итүенчә, “Пат­риотлар” клубы вәкилләре Тәтештә киләсе җәйгә тагын да киң күләмле чара уздырырга ниятли. 

– Чинчуринога “Патриотлар” клубы вәкилләре килүен очраклы рәвештә генә белдек. Башта концерт карадык. Бик ошады. Чинчуринолылар да бик булдыклылар: алар Советлар Союзы Геройлары турында һәм Россия Герое Андрей Соколовский истәлегенә күргәзмә оештырганнар иде. Кунаклар һәм безнең Сергей Ерастов чыгышыннан матур хис-кичерешләр алдык. Артистлар күңелләргә үтеп керерлек итеп шигырьләр сөйләделәр, шансон йолдызы Александр Мираж чыгыш ясады. Безгә бүләкләр өләштеләр. Сугыш барышы күренешен күрсәтү дә ошады. Өйгә кайтканда балалар белән шул күренешләр хакында: мондый хәлләр бары тик киноларда яки күренешләр күрсәтү кысаларында гына булсын иде дигән фикерләребезне белдердек, – дип уртаклашты Монастырский авылында яшәүче Юлия Тимарина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чинчурино