Чүп-чар белән булган проблеманы ничек хәл итәргә
Яз, өмәләр һәм... ботак өемнәре: шәһәрдә яшәүчеләр контейнер мәйданчыкларын үсемлек чүп-чары белән тутырды.
(Тәтеш, 17 апрель, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районында санитар-экологик ике айлык башланды, шәһәр һәм авыл халкы йорт яны территорияләрен, урамнарны тәртипкә китерә. Барысы да яхшы булыр иде, әгәр дә бер “ләкин” сүзе булмаса: каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгына өеп куелган чүп күләме артканнан-арта бара.
Тулып ташыган контейнерлар һәм вакытында төяп түгелмәгән чүп-чар турындагы хәбәрләр социаль челтәрләрдә көн саен диярлек барлыкка килә. Сәбәбе нәрсәдә – без моны районның административ-техник инспекциясе начальнигы Максим Гудков белән бергәләп ачыкларга тырыштык.
Без шәһәр урамнары буйлап үттек һәм, чынлап та, борчылыр өчен сәбәп булуына инандык.
Безнең рейд көнендә Толстой урамындагы контейнерлар буш иде диярлек, ләкин алар янәшәсендәге киселгән агач ботакларыннан “Эверест” гаҗәпкә калдырды.
– Кичә “Тәтеш” МПП” МУП хезмәткәрләре барысын да төяп түктеләр. Төнлә белән тагын чүп-чар китергәннәр. Моны кем эшләвен без хәтта чамалап беләбез дә, ләкин бездә дәлилләр юк, – ди Максим Алексеевич.
Аңлатып китәргә кирәк, үсемлек чүп-чарын төяп түгү төбәк операторы вазифасына керми. Монда шундый сорау килеп туа: торак пунктларда яшәүчеләргә аны кая куярга?
– Чараларның берсе: хосусый милекчеләр транспорт яллыйлар һәм үсемлекләрдән җыелган чүп-чарны каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларына төяп илтәләр. Ботакларны һәм киселгән куакларны ваклап турарга һәм контейнерга чыгарырга, яки инде чүп күмү чокырларына өеп куярга, көнкүрештә мунча ягар өчен кулланырга мөмкин, – дип аңлатма бирде Максим Алексеевич. – Исегезгә төшерәм, җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозган өчен гражданнар – ике меңнән өч мең биш йөз сумга кадәр; вазифаи затлар – унбиш меңнән утыз мең сумга кадәр; юридик затлар ике йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга җәлеп ителәчәк. Шундый гамәлләрне ел дәвамында икенче тапкыр кабатлаган өчен гражданнар – өч мең биш йөз сумнан биш мең сумга кадәр; вазифаи затлар – утыз меңнән илле мең сумга кадәр; юридик затлар биш йөз мең сумнан бер миллион сумга кадәр административ штрафка җәлеп ителәчәк, – дип билгеләп үтә районның административ комиссиясе баш белгече Юлия Долинина.
Моңардан аңлашылганча, үсемлек чүп-чарын тиешсез урында, мәсәлән, каты көнкүреш калдыклары контейнерлары мәйданчыклары янына өеп калдырган өчен шактый зур штраф алырга мөмкин.
Безнең әңгәмә барышында районның административ-техник инспекциясе начальнигына Көньяк урамында чүп-чар түгелмәве турындагы хәбәр килде. Без әлеге адрес буенча киттек. Толстой урамындагы кебек шундый ук хәл, дөрес, контейнер читендәге чүп-чар күләме шактый азрак.
Әйе, боларның барысын да, күп көч куеп һәм вакыт сарыф итеп, “Тәтеш” МПП” МУП хезмәткәрләре җыештыра. Чүп түгү өчен җавап бирүче төбәк операторы түгел, ә шәһәрне төзекләндерүче кешеләр шөгыльләнә. Шулай булгач, безнең барыбызга да аларның хезмәтен хөрмәт итәргә кирәктер? Чүп-чарны да контейнер янына түгел, ә аның эченә ташларгадыр?
Рейдны төгәлләп, без Вахитов урамы буйлап узарга булдык. Җирлек кешеләренең нәкъ тә шунда, чокырда, тиешсез бик зур чүплек барлыкка китерүләрен шәһәрлеләрнең күбесе белә. Иванов урамында яшәүче Виталий нәкъ тә безнең күз алдында чокырга тачкасындагы чүпне әйләндереп төшерде. Болай эшләргә ярамавы турында шелтә белдерүгә чиктән тыш гаҗәпләнде.
– Бөтен чүпне гомер буе чокырга ташладык, бернәрсәсе дә юк. Ә хәзер үзгәрдеме әллә? Трактор белән читкәрәк эттерергә дә, шуның белән эш бетте”, – диде ул. – Бераз шушында басып торыгыз. Хәзер минем кебек тагын егерме кеше киләчәк.
Максим Алексеевич мәгълүматлары буенча, Виталийны хәзер административ комиссиягә чакырачаклар, аңа штраф яный.
Ә контейнер эчендәге чүпне түгү белән нәрсә? Анысы да шулай ук ике тапкырга күбәйде. Моның белән төбәк операторы шөгыльләнә.
– Каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларыннан чүп-чар расланган тәртип нигезендә төяп түгелә, һәр мәйданчык өчен аерым бер график бар. Сигез кублы бункерлар чүп-чардан һәр өч көн саен бушатыла, бер кублы контейнерлар – көн саен, шимбә һәм якшәмбедән тыш, – дип билгеләп үтте Максим Алексеевич.
Районда санитар-экологик ике айлык дәвам итә. Шәһәр һәм авылларның тышкы күренеше, торак пунктлардагы чисталык һәм тәртип безнең һәркайсыбыздан тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев