Декабрьдә кар мулдан яуды...
Кышның беренче ае коммуналь хезмәткәрләрне күп эшләргә мәҗбүр итте
Гәрчә “Тәтеш” МПП” МУП карамагындагы техника тулы көченә эшкә җигелсә дә, юлларны кардан чистарту буенча шәһәрлеләрнең барысы да канәгать түгел.
Узган атнада социаль челтәрләрдә ачуланып язылган хәбәрләр шактый күп булды: кешеләр эшкә, мәгариф учреждениеләренә барганда аларның юлы шактый вакытны алган. Кардан чистартылмаган юллар, тротуарлар шәһәрлеләргә кыенлыклар тудырган.
– Кар күп яуган көннәрдә кар чистарту техникасы юлларга һәм тротуарларга иртәнге сәгать 4тә чыга, һәр тракторчыга үз участогы беркетелгән. Безнең хезмәт күрсәтүгә 110 чакрым автомобиль юлы һәм ике парк белән 30 чакрым тротуар, шәһәр буасы белән Вшихадагы ял итү территориясе, шулай ук Любимовка белән Садовод керә, дүрт зиратка керү юлын чистарту да безнең өстә, – дип сөйли “Тәтеш” МПП” МУП җитәкчесе Рифкать Әхмәтов. – Моңардан тыш, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларына баручы юлларны да чистартабыз. Арбаларга төяп кар чыгару кар өемнәренең күләменә карап эшләнә, әгәр шушы транспорт җитмәсә, өстәмә техника яллыйбыз. Әгәр юлларда һәм тротуарларда боз барлыкка килсә, аларга ком-тоз катнашмасы сибәбез. Трактор үтеп киткәч, өйдән чыгу юлына кар өелеп калуына шәһәрлеләр канәгатьсезлек белдерә, әмма башкача була да алмый, моңа аңлап карарга кирәк, шәхси өйдә яшәүчеләрнең һәркайсы үзенең йорт тирәсен үзе кайгыртырга тиеш. Шәхси эшкуарларга, сәүдә нокталары хуҗаларына яки арендага алучыларга, җәмәгать туклануы һәм башка объектларга да шушы ук үтенеч белән мөрәҗәгать итәсе килә, чөнки бинаның тирә-юнендәге пөхтәлеге һәм чисталыгы – сатып алучыларга һәм клиентларга булган мөнәсәбәтнең күрсәткече.
Без шәһәр буйлап уздык һәм коммуналь хезмәткәрләрнең эшен карадык. Башта Кыр урамында булдык, анда тракторчы Александр Ромашкин эшли иде.
– Тракторда минем стажым инде унбиш ел, бу трактор минем карамакка беркетелгән, – дип уртаклашты ир-ат. – Техниканы яхшы хәлдә тотам, май алыштыруны, ремонтлауны вакытында башкарам, күптән түгел резинасын яңага алыштырдым. Бүген үз участогыма иртәнге сәгать дүрттә чыктым. Үзәк урамнар – Горький, Ленин, Калинин, Кыр, Тукай һәм башкаларга хезмәт күрсәтәм. Керү юлларын чистарту күп вакытны ала, әгәр моны эшләмәсәң, юллар тарая, шоферлар канәгатьсезлек белдерә, әлбәттә. Үзәкне чистартып өлгерәбез, ә икенчел юлларга, керү урыннарына берникадәр соңарабыз. Шәһәрлеләрнең безнең хакта, эттергечләр белән канализация базларының капкачларын урыныннан кузгаталар, дип әйтүләрен ишеттем. Техник яктан алар биш сантиметр аска батып торырга тиеш, ә чынлыкта исә, киресенчә, гомуми өслектән чыгып торалар, шуңа күрә шулай килеп чыга да. Алар безнең күрү зонасына керми, ләкин, әгәр дә күзгә чалынса, хәлне төзәтәбез. Шалтырату буенча “барсикта” тракторчы килә һәм люкны үз урынына куя.
Аннары без Юбилей, Зур Троицк, Октябрьгә 50 ел, Муса Җәлил урамнары буйлап үттек, Крестовоздвиженский чиркәве янында тукталдык, анда куәтле техника машиналар борылу урынын һәм тукталыш мәйданчыгын чистарта иде. Безнең бару юлының соңгы урыны үзәк буадагы ял итү зонасы булды.
– Бу тракторда гадәттә тротуарларны кардан чистарту белән шөгыльләнәм, бүген иртәнге өчтә чыктым, – дип уртаклашты Михаил Маркелов. – Вакытның күп өлеше Көньяк микрорайонны чистартуга китә, чөнки анда карны күбрәк өеп тутыра. Кешеләр чиста тротуарлар буйлап уңайлылыкта барсын иде, әлбәттә; ләкин, ни аяныч, моны һәрчакта да вакытында башкарып чыгып булмый.
Безнең редакциягә өлкән яшьтәге шәһәрлеләрдән шалтыратулар килә. Күпләр юлларны трактор белән кардан чистарту вакытында йортлар янында барлыкка килгән кар өемен көрәү авыр дип белдерә. Әлеге уңайдан һәм шәһәрне кардан чистарту буенча гомуми хәл хакында безгә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Никоноров үз аңлатмасын бирде:
– Барлык өлкән яшьтәгеләргә дә диярлек, чама белән 90 процент очракта, социаль карау рәсмиләштерелгән, ягъни карны көрәү – шул хезмәтне башкарган кешенең эше. Төп подрядчы оешма – “Тәтеш” МПП” МУП карамагында 8 техника бар, кар чистартуда көн саен 21 хезмәткәр эшли. Безнең дәүләт контракты төзелде, аның нигезендә тротуарлар һәм юлларны боз белән капланудан эшкәртер өчен 92 тонна тоз, 500 тонна ком сатып алынды. Чыгарылган карны өеп бару өчен шәһәр башкарма комитеты карары белән Көньяк зират һәм аэродром территориясе янында ике мәйданчык билгеләнде. Күп фатирлы йортларның ишегаллары “Тәтеш Жилсервис” идарәче компаниясенә беркетелгән. Биредә нибары ике техника бар, ә дворниклар бары тик бишәү генә, алар 92 күп фатирлы йортка хезмәт күрсәтә. Бу саннардан шунысы аңлашыла, подъезд яннарындагы юлларны бер көн эчендә генә чистартып бетерү мөмкин түгел. Шәһәрлеләрнең моңа аңлап карауларын үтенәм, өстәвенә, шәхси йортта яшәүчеләр үзләренең өй яннарын үзләре кайгыртсыннар иде. Коммуналь хезмәтләрдә эшләүче кешеләр тәүлекнең вакыты һәм һава шартлары нинди булуга карамастан, үз эшләрен башкарырга тырышалар, безгә, яраткан шәһәребездә яшәүчеләргә дә, моны бәяләргә һәм аларга төзекләндерүдә ярдәм итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев