Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дәүләт мәнфәгатьләре сагында

Россиянең салым хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.

(Тәтеш, 21 ноябрь, "Тәтеш таңнары, Лина Тихонова (автор фотосы) ).
Русиядә салым системасы Иван Грозный вакытларында ук оеша башлаган дип карала. Петр I вакытында 12 коллегия оеша, Екатерина II дәүләт керемнәре турында экспедиция булдыра. Узган гасырда дәүләтнең салым инспекцияләре Финанс ми­нистрлыгы составында 1990 елда оеша. РФ Президенты Указы белән 1991 елның 21 нояб­рендә ­Россия Федерациясенең Дәүләт салым ­хезмәте оеша.

“1990 елның июлендә Тәтешнең салым инспекциясе оешу турында карар кабул ителде. Районның финанс бүлеге службаның беренче хезмәткәрләре булды, – дип сөйли ТР буенча 3нче санлы Россия ФСХ МРИ баш дәүләт салым инс­пекторы Раилә ­Низамиева. – Элекке елларда райондагы салым хезмәткәрләренең составы ­кырык кешедән күбрәк иде, берничә бүлек эшләде”.

Салым органнарын зурайту белән бәйле, 1998 елдан башлап хезмәткәрләрнең исәбен этаплап кыскарту булды. Биредә хәзерге вакытта нибары ике хезмәткәр – Раилә Низамиева белән Светлана Сәмигуллина эшли, алар куелган бурычларны уңышлы башкара. Алар салым законын үтәүне, исәпләп чыгаруларның дөреслеген, салымнарны тиешле бюджетка тулысынча һәм вакытында кертүне, РФ  канунында билгеләнгән җыемнар һәм башка түләүләр артыннан контрольлек итүне иң мөһиме дип билгеләп үтте. 
“Салым түләүчеләргә салым законы мәсьәләләре буенча, исәпләп чыгарулар һәм салымнарны түләү тәртибе турында мәгълүмат бирү – эшебездәге юнәлешләрнең берсе, – ди Раилә Низамиева. – Салым инспекторларының вазифасына тикшерүләр үткәрү һәм, зарурилык очрагында, салым түләмәүчеләргә штраф санкцияләре куллану керә. Эшләрен яңа башлаган эшкуарларга шулай ук консультация ярдәме күрсәтәбез”.

Салым органнарында 20 елдан күбрәк эшләүче Раилә ­Рафаис кызы хәзерге вакытта электрон сервисларны үстерү салым түләүчеләргә, вакытларын бушка сарыф итмичә, салым түләү буенча бурычларын инспекциягә шәхсән килеп тормыйча, гади һәм җиңел генә эшли ала дип раслый. Шулай булса да, өлкән буын кешеләре якыннан аралашуны өстен күрә, хезмәткәрләр аларны кызыксындырган барлык сорау­ларга һәрвакытта ягымлы һәм аңлаешлы итеп җавап бирә. Салым хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен физик затларның милек салымын түли торган җаваплы ­чорында каршылый.

“Форсаттан файдаланып, тәтешлеләргә мөрәҗәгать итәм – милек салымнарын түләү вакыты 2 декабрьдә тәмамлана, түләүне озакка сузмагыз, үзегезнең гражданлык бурычын вакытында үтәгез, – дип мәгълүмат бирде Раилә Рафаис кызы. – Исегездән чыгармагыз, дәүләт җитәрлек дәрәҗәдә финанс базасына ия булмаган килеш, социаль җитешлек һәм гарантияләр төрендә гражданнар ­алдында үз йөкләмәләрен тулысынча күләмдә үти алмый”.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев