Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дөньяга танылу!

“Чемпионнар өйрәтүче” – Тәтешнең стендка ату мәктәбен халыкта шулай дип йөртәләр.

(Тәтеш, 24 июнь, «Тәтеш таңнары», Наталия ФРОЛАГИНА, автор фотолары).  Без стендка һәм пуля белән ату стен­ды буенча рес­­­пуб­­лика махсус балалар-яшүсмерләр олимпия резервы мәктәбе филиалы җитәкчесе, ТРның атказанган тренеры Андрей Кушагин белән әңгәмә кордык.

– Андрей Анатольевич, ике елдан мәктәпкә 60 ел тула, аның тарихы бик бай, ә нәрсәләр үзгәрешсез кала бирә?

– Еллар уза, әмма җиңү традиция­се үзгәрешсез кала. Ел саен 2-3 кеше Россия спорт мастеры нормативын үти.

– Соңгы вакытта нинди яңарышлар булды?

– Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Рәмис Сафиуллов ярдәмендә гаять зур үзгәртеп корулар бара. Яңа ике ату мәйданчыгы төзелә, бу хәтта халыкара дәрәҗәдәге ярышларны уздырырга мөмкинлек бирә. Франциядә җитештерелгән ыргыту өчен яңа җайланма китерделәр. Склад ремонтлана. Бина капиталь ремонтланды, ә киләсе елга аның мансардлы өлешен кунакханә итеп төзү ниятләнә: ярышларга барлык илдән йөзгә якын кеше килә. Без үзебез дә хәзер 45 урынлы уңайлы автобуста ярышларга бара алабыз. Элек бу хакта нибары хыялланып кына яшәгәннәр!

– Бигрәк зур күләмле үзгәрешләр күзәтелә! 60 еллыкка инде нәрсә дә булса планлаштырыламы? 

– Әйе, без территориядә Дан монументы урнаштырырга телибез, анда СССР һәм Россиянең барлык спорт мастерларының исемнәре булачак. Ә бу йөзгә якын фамилия дигән сүз. Кайберәүләр хәтта күршеләрендә элекке данлы спортчы яшәгәнлеген дә белми. 

– Нинди яңа исемнәр барлыкка килә?

– Яшьләр үсә. Геннадий Мамкин яшүсмерләр арасында Италия һәм Австриядә узган халыкара турнирда инде ике тапкыр җиңү яулады. Александр Филиппов – Россия җыелмасы әгъзасы. Коляскалы-инвалид Александр Сахарнов та шулай ук бездә шөгыльләнә, биредә барлык шартлар бар. Ул былтыр Италия­дә дөньяда иң яхшысы булды!

– Булачак чемпионнарны кем тәрбия­ли?

– Барлык тренерлар – профессионаллар, алар үзләре дә СССР, Россия һәм халыкара класслы мастерлар. Югары категорияле өч тренер бар: Виктор Филиппов, Альберт Бәдретдинов һәм мин. Беренче категориядә: Александр Вавилов, Дмитрий Филиппов, Андрей Баранов, Александр Арсеньев, Виталий Вахтуров, Ландыш Кварталова, ул, әйтергә кирәк, әле тагын үзе дә ярышларда катнаша. Ата-аналардан башка гына уңышлар булмас иде, әлбәттә. Мәсәлән, өч баланы күнегүләргә әти-әниләре үзләре Жуководан алып килә. 

– Нәтиҗәдә җиңүләр өчен алшартлар булып нәрсәләр тора?  

– Гомуми физик әзерлек, әлбәттә. Ныклык. Чөнки еш кына теләсә нинди һава торышында шөгыльләнергә туры килә. Психологик түземлек. Мисалга, җиңел атлетчыларның бер ярышларда 2-3 старт, стендчыларның – 75 омтылыш, һәм һәркайсы яңа старт кебек, ә “җиңелчә” старт – котылгысыз ялгышлык. Спортчылар киеренкелек, арыганлыктан хәтта егылалар. Һәм көндәшләр белән түгел, беренче чиратта, үз-­үзең белән көрәшергә кирәк. 

– Күп кенә балалар сезнең мәктәп ярдәмендә тормышларында шундый мөмкинлек – Европа ярышларында катнашу, үзләрен дөнья­күләм аренада күрсәтү уңышы барлыкка киләчәген күз алдына да китермәгәннәрдер, ә кем белә – шәкертләре арасында хәзердән үк инде олимпия чемпионнары үсә торгандыр! Сезнең тренерлар һәм спортчыларның зур командасына безнең кечкенә шәһәрне бөтен җир шарына танытуыгыз өчен рәхмәт.

Алга таба да уңышлар юлдаш булсын! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X