Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дулкын шаулавына күнеккәннәр

Гаять күп сандагы балык тотарга яратучылар арасында профессионаллар әллә ни артык түгел, әмма безгә аларны табарга насыйп булды. Очрашуны озакка сузмыйча, июль көннәренең берсендә Иделгә юл алдык...

(Тәтеш, 13 июль, «Тәтеш таңнары», Елена КАЛАШНИКОВА, автор фотосы). Елга ярына кадәр барып җитү җиңелләрдән түгел, ләкин сәгать тугызга без урында булырга тиеш, шуңа күрә, юлсызлыкны җиңеп, ашыгабыз.

Алексей Глотов белән Виктор Нау­мов инде рейстан балык тотып кайттылар, Андрей Демагин һәм Александр Костягин кайдадыр суда, әмма алар да озакламый безнең әңгәмәгә кушылырга тиешләр. Ачык­тан-ачык әйтик, без төксе һәм аз сүзле ир-егетләрне күрербез дип уйлаган идек, әмма көләч һәм аралашучан әңгәмәдәшләрне очраттык.

Балыкчылар звенолап, икешәр кеше эшлиләр. “Чыгымнар таләп итә торган һөнәр, шуңадыр да мөгаен аңарга яшьләр бик үк килмиләр дә”, – дип уртаклашалар алар. Һәм чынлап та, эш башлап җибәрер өчен кирәк-ярак­лар  гына түгел, шулай ук шактый бәя торган барлык техниканы да сатып алу зарур.

Ир-атларның һәр минуты исәптә булганлыктан, эш арасында аралашып алу җаен табабыз: балык – тиз бозыла торган азык, аеруча да эсседә. Алексей Глотов белгечлеге буенча токарь, Виктор Наумов – агач белән эшләү остасы. Әмма унбиш елдан күбрәк инде балык тотуны  үзләренең тормышларында төп хезмәтләре дип саныйлар. “Балыкчылык – ул чир. Беренче тапкыр кечкенә чакта мине күршебез Өч күлгә (искәрмә: Иделдәге урын) алып килде, ул чакта яңгыр астында калган идек. Башта кармакка кәрәкәләр тоттык”, – ди Алексей Юрьевич. “Идел янында яшибез, ничек итеп балык тотмас­ка инде”, – дигән фикерен белдерә Виктор Владимирович. Кояш нурларында ялтыраучы зәңгәрсу төстәге елга киңлегендә көймә күренә. Аңарда Андрей Демагин белән Александр Костягин ярга чыгалар. Аларның да балачактан ук балык тотуга гашыйк булуы ачык­лана. 1998 елдан бирле бергә хезмәт куялар, моңа кадәр берсе шофер булган, икенчесе төзелештә эшләгән. Егерме ел эчендә иң зур тотым – 80 кило авыр­лыктагы җәен.

Алар арасында узышлык һәм көндәшлек юк – бу гади күз белән дә күренә, ир-егетләр моны үзләре дә раслыйлар: “Һәркемнең – үзенеке, без бер-беребезгә комачауламыйбыз”. Иртәнге биштән яки алтыдан алар инде Иделдә, ә хезмәт көне ничәгә кадәр дәвам итүен беркем дә алдан ук белми. Бу күпчелек һава торышы шартларына да бәйле. Көчле җил-давылда, мәсәлән, су өстенә чыкмыйлар, ә эсседә балык тотымы бөтенләй дә юк диярлек. Балык тотуга тыю кертелгәч, яраткан хезмәтләрен бик юксыналар, шуңа күрә кармаклар эшкә җигелә. Арыганлык турындагы сорауга болай дип җавап бирәләр: “Балык булмаганда арыйбыз, ә булса инде  кызыксыну да, һәвәслек тә барлыкка килә”. Ятьмәгә  еш кына вак балыклар эләгүен ниндидер бер аяныч белән билгеләп үтәләр һәм шаярталар: “Эресенең миләре зуррактыр, мөгаен, ул акыллырак”. Җирле сулыкның йөз танык­ламасы – кыр­пы балыгы – турында да сорашмый кала алмадык. Баксаң, әлеге мәрсин токымлы балыклар соңгы елларда ятьмәгә бик сирәк эләгә икән, әмма ул юкка чыгу куркынычы астында торганлыктан, аны шунда ук җибәрәләр дә булып чыкты. Гаҗәп, ләкин соңгы вакытларда балык тотымы арасында корбан балыгы да торган саен сирәк очрый.

Ахырдан әңгәмәдәшләребез уха пешерү рецепты белән уртак­лаштылар: “Шулпага кылчыклары эләкмәсен өчен вак балыкны марляга салып пешерергә, аны алырга һәм кайнап торган шулпага эре (теләсә нинди) балык салырга. Аннары – бәрәңге, суган, кишер, помидор, тоз һәм борыч. Әзер булырга берничә минут калгач, ухага аракы өстәргә”.

Саубуллашыр вакыт җитте. Машина үзе артыннан тузан болыты калдырып, иртәнге тотым белән таудан күтәрелә. Уңышлы тотым сезгә, кояшта каралган, ягымлы, дулкын шаулавына һәм кояш кызуына күнеккән үз эшенең чын осталары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X