Дуслык офыкларын киңәйтеп
ТР территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру буенча муниципаль берәмлекләр арасында “Салават күпере” проекты республика конкурсында җиңде.
(Тәтеш, 27 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтештәге 2нче урта мәктәптә узган “Мәдәниятләр салават күпере” фестивале безнең якның талантларга никадәрле бай булуын дәлилләде.
– Безнең проект Тәтеш районында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятләрен саклау һәм үстерү кебек шундый әһәмиятле проблемаларны хәл итүне, шулай ук укучыларны укыту һәм тәрбияләү өчен шартлар булдыруны күз уңында тота, – дип сөйли мәктәп директоры Фиргать Гаффаров. – Мәктәп коллективы белән зур әзерлек эшләре үткәрелде. Төрле яшьтәге укучыларны Россия халкының, аерым алганда, Тәтеш районында яшәүче халыкларның, күпмилләтле традицион мәдәниятен өйрәтүгә һәм киң җәелдерүгә юнәлдерелгән төрле чаралар уздырылды.
Мәктәп коридорында кунаклар – администрация, район башкарма комитетының мәгариф бүлеге, Халыклар дуслыгы йорты, районның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы вәкилләре, журналистлар – рәсемнәр күргәзмәсен сокланып карадылар. Балалар милли үрнәкләрне, кече ватан күренешен үз эшләренең темасы итеп алганнар. Шунда ук башлангыч сыйныф укытучылары халык иҗаты темасына мастер-класслар күрсәттеләр. Юлия Ильина – этник муенсаларны, Татьяна Ислюкова чувашларның саклагыч бөтиләрен ничек ясарга икәнлеген өйрәтте. Чарада катнашучылар Ольга Абрамова белән бергә тоз савытына халык милли бизәкләрен ясадылар. Гүзәл Корнукова белән сувенир кәрҗин үрделәр.
Шуннан соң директор урынбасары Екатерина Нигъмәтуллина барысын да мәктәп театрына чакырды. Кунаклар халык әкиятләреннән театральләштерелгән тамашаны – “Теремкәй”не – рус телендә, “Шалкан”ны татар телендә кызыксынып карадылар. Мәктәп театры җитәкчеләре Диана Минаева белән Гүзәл Саматова рольләрне бик тә туры китереп билгеләгәннәр. Балаларның барысы да сәхнәдә үзләрен ышанычлы тоттылар, шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйли, матур җырлый, бии алуларын күрсәттеләр. Өстәвенә тагын бер күренеш гаҗәпкә калдырды: 1 “Б” сыйныфтагы актерлар өчен татар теле туган тел булып тормаса да, алар аны камил белә диярлек.
Туган яктагы халыкларның ясалма йортларында милли ризыкларны тәкъдим итү булды. Төрле халыкларның ризыкларын авыз итеп карау – күп гасырлык көнкүрешкә кагылу дигән сүз. Милли аш-суны әзерләүдә мәктәп укучыларының ата-аналары турыдан-туры катнаштылар. Алар балалары белән бергә борынгы рецептлар белән уртаклаштылар, милли ризыклар әзерләү серләре һәм алар белән бәйле булган гаилә, халык йолалары турында сөйләделәр.
6 “А” сыйныф укучылары (класс җитәкчесе Дилбәр Хатыйпова) – рус милли ризыкларын, 6 “Б” класс укучылары (класс җитәкчесе Эльмира Кучина) татар милли ризыкларын тәкъдим иттеләр. 7 “А” сыйныф укучылары (класс җитәкчесе Лариса Тайманова) чуваш ризыклары белән таныштырдылар,
7 “Б” сыйныф укучылары (класс җитәкчесе Евгения Трифонова) мордва ризыклары турында сөйләделәр.
Киң күләмле чара матур концерт белән тәмамланды, анда укучылар белән бергә мәктәп педагоглары: Анна Андрианова, Гөлия Нәфигыйна, Яна Курзаева да катнашты. Тамашачылар төрле милләтләрнең мәдәнияте белән таныша алу мөмкинлегенә ия булдылар.
– Грант акчасына без туган тел бүлмәләренең берсендә җиһазны яңарта һәм проект-компьютер җайланмасы сатып ала алдык, аны һәрбер класска урнаштырырга тырышабыз, чөнки техник әйберләр аркылы өйрәтү әһәмиятле. Шулай ук күргәзмәләр, сәхнәләр һәм башкаларны бизәр өчен материаллар сатып алдык. Рус, татар, чуваш һәм мордва халыклары киемнәреннән коллекция булдыру насыйп итте. Алар шкафларда эленеп тормаячаклар, алда әле планлаштырып куелган чаралар шактый күп, – дип билгеләп үтте Фиргать Гаффаров. – Болар балалар һәм яшүсмерләр өчен әһәмиятле, кызыклы, алар Россиябездәге халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәниятләре турындагы үзләренең белемнәрен көннән-көн арттыра баралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев